Фатих Хусни

Йөзек кашы / Перстень


Скачать книгу

торгач, җитте тагын. Элек безнең авылда җыен булды – бездә шауладылар, аннары күрше авылларда җыен булды – аларда без шауладык. Әти, ат йөгертергә барасы булма, дип, алдан ук колак итемне ашап куйган иде дә, әче бал пары кереп кызып киткәч, әти мине оныткан, мин – әтине. Безнең якта шундый итеп әчетәләр балны, эчкәннән соң баш туктый, аяклар гына эшли башлый. Ә минем әти ул, туры килгәндә, әче балны «мичкәсенә чумыймсана» дип эчә торган кеше.

      Теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: «Каула, Айдар, каула!»

      Йөри торгач, без Мамалай җыенына ук барып чыктык. Анда Госманның анасы белән бертуган апасы бар икән, аларга кереп, бераз сыра эчтек. Сыраларына нәрсә булса да берәр усал нәрсә кушканнар булса кирәк – эчкәч, кәеф килеп китте. Аякны тыеп торып булмый, кәҗә бәрәне кебек гел сикерәсем генә килә. Кеше ничектер, мин үзем азрак кәефләнсәм, шулай инде, юкка Кәҗә Шаяхмәт малае түгел, күрәсең. Тыпырдап йөри торгач, арадан берәр таныш-белеш килеп чыгуы да бар. Былтыр әнә алма сатучының кызы күңелне әллә нишләтеп китте бит. Төшкә кереп йөдәтеп бетерде, каһәр. Күземне йомар хәлем юк, әллә кайдан гына килеп чыга да тешләрен күрсәтеп тик тора. Ничек кенә булмасын, җыенда рәхәт.

      Кызлар тирәсендә чуалып йөри торгач, бер усал хатынга очрап, аның белән талашып та алдык. Кулы бар, имеш, аның, кашытсаң, арканы кашыйсы. Хәер, төкерергә. Шуның өчен җыен ич ул. Шулай да хурландым, әй. Белгән малайлардан, Госманнан ару түгел. Госман ул, үзенә күрә курнос танау түгел, авызын ерып кешене мыскыл итәргә генә тора.

      Бөтен кешеләрдән аерылып, япа-ялгызым, бер читтә пәке белән юнышып йөрдем. Үзем шулай йөрим, үзем уйланам: матур кызлар нигә болай сирәк булалар да, әнә шундый усал хатыннар нигә күп булалар? Ә бит киресенчә кирәк иде.

      Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга, халык арасына йөгердем. Госман инде бер атка менеп тә алган. Колагына яулык бәйләгән, ал күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ә күзләре халыкта. Янәсе, күрәләрме аны. Яратмыйм шулай болганып йөрүне. Йөреп-йөреп беренче килсәң, тагын бер хәл. Ә иң актыктан сөйрәлергә калсаң, егыл да үл инде. Иң яхшысы – егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. Язгы яшен төсле ялтырыйсың, аннары югалсаң да ярый.

      Хәер, ни генә булса да, Мамалайда булмасын инде. Теге усал хатын белән талашканнан соң, нинди егетлек турында уйлап торасың ди? Шулай да колакларым исән икән әле. «Кая, минем атны кем алып бара?» дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар бөтенесе коелды: «Бир, абый, үзем!» – дип кычкырдым. Ике минуттан мин инде ат өстендә идем.

      Атның аякларын кыздырып тормадым. Хуҗасы үзе дә таякны тиз сындырырга ярата торган кеше икән. «Әнкәсен бик чая мал дип сатканнар иде. Йөрәгендә булса, аягында булыр. Әйдә, атлан да кит», – ди. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да