алайса, бу сүзне ташлыйк, – дидем мин. – Тик үтенәм: ике арада гына калсын.
– Борчылма, туганым. Миндәге – кабердә булыр.
– Инде аерылышканда да сөйләмә әле шул каберне!..
Ул арада пассажирларны утырта башладылар. Мин Хәвадис абыйны каютасына кертеп урнаштырдым да, китәр вакыты җиткәч, хушлашып, дебаркадерга чыктым. Абый да икенче кат палубасына чыгып басты. Пароход өзеп-өзеп өчне кычкырткач:
– Йә, күрешә алмасак, бәхил бул, Сирин апай!.. – диде.
Авызын чак кына ачып, көлгәндәге сыман итеп, керфек тә какмый минем күземә йотылды. Ә күзләреннән тулып яшь ага иде.
– Юкны сөйләмә әле, юкны сөйләмә!.. – дип кычкырдым мин.
Ул минем сүзне ишетмәде дә кебек. Пароход түгел, мин китеп барган төсле тоелганда:
– Йә, бәхил бул!.. – дип, кулъяулыгын селки башлады.
Пароход ераклаша бара, ераклаша бара – күземне томалаган яшь аша Хәвадис абыйны аермый да башладым… Яныма дежурный килеп «Чыгарга вакыт» дип әйткәндә, озатучылардан тик мин генә басып калган идем. Дебаркадерында гына түгел, бөтен Уфасында, абыемнан аерылып, мин берүзем калдым…
20
Күңеле сизеп бәхилләшкән, күңеле сизеп елаган икән Хәвадис абый: бу безнең соңгы күрешүебез булды.
Озатканда ук эчем сыкрап калса да, бу әҗәл шулкадәр тиз килер дип уйламаган идем: менә бетте дигәндә дә калкынып китә торган иде бит абый моңарчы…
Авылдан телеграмма килгәндә шәһәр алмагачлары, өсләренә куе сөт түккән төсле, шау чәчәктә утыралар иде. Ә мин кара кайгы белән автобуска утырдым.
Ләкин хәсрәт минем зиһенемне дә томалаган: мин телеграмманың бирелгән көнен карамаган йә карап та күрмәгән – Хәвадис абый мин телеграмма алган көнне түгел, алдагы көн үлгән икән. Безнең халык мәетне, бүген үлсә, иртәгесен күмә дә. Ә Хәвадис абыйны, мин кайтасын көтә-көтә, эссе көнне астына тас белән бозлар куеп, ике көн тотканнар. Ә мин күмгән көннең кичендә генә кайтып төштем.
Шулай итеп, пәрәвездәй нәзек күңелле Хәвадисебез үлгәндә, без аның дүрт туганы – дүртебез дүрт якта сибелеп калдык. Раббани абый урманда, Әдрән армиядә, Тимершәех абый аларга хәбәр дә иттермәгән: дүрт-биш көнсез кайта алмагач ни файда? Икесенә дә хат кына яздык. Ярый әле, көннәр аяз килеп, самолёт оча иде. Мирза абый туры Актанышка очып, Хәвадис абыйны үле килеш булса да күреп калырга җитешкән.
Безнең якта мәрхүмнең өчесен, җидесен… үлгән көннән алып үткәрәләр. Иртәгесен без дә Хәвадис абыйның өчесен үткәрдек. Без балачакта ук сиксән яшендә булган Разетдин бабай ап-ак кәҗә сакалын калтыратып бер мәкамсез[24] Коръән укый башлагач, Хәвадис абый сүзе исемә төшеп, күңелемә җылы бер сагыш кагылып китте. Бервакыт шулай, бик күптән инде, мәрхүм абый: «Коръәнне «Шахта» көенә укып буламы?» – дип, Разетдин бабайның һушын алган иде.
Хәзер үзе булса, ни әйтер иде икән?..
Мин юкта килен булып төшкән Тәрҗимә безнең өйдә бөтенләй үз булып беткән. Ләкин миңа аның, өлкән апаларча, күлмәк итәкләрен ике яклап күтәртеп куеп, олы гәүдәсе белән карчыкларга аш ташып йөрүе әллә ничек мәзәк