Мажит Гафури

Сайланма әсәрләр / Избранное


Скачать книгу

әтинең ачулануы исемдә юк. Ләкин мин бик күп көлә торган булганга күрә, әти шул көлүем өчен орыша, кайвакытта чигәгә дә чабып җибәрә иде. Шуның өстенә мин күп сөйли торган булганмындыр, күрәсең, әти һәрвакыт, мине үзебезнең авылның бик телчән һәм күп сөйләве белән шөһрәт тапкан «Пачакин Сибгать» кә охшатып, ачуланып: «Һай син, Пачакин Сибгать!..» – дип, бик каты тәнбиһләр[25] ясый, ата-ана алдында күп сөйләргә, көләргә ярамавын белдерә, шулай итеп мине әдәпкә өйрәтә иде.

      Җиде-сигез яшьләр чамасында булсам кирәк, беренче рәт үзебезнең авыл мәктәбенә барып, шунда йөреп укый башладым. Бу вакытта Коръән укый, шуның белән бергә, татарча китапларга да төшенә башлаган идем.

      Ул вакытта иҗек танып Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. Моның өчен ата-аналар бик шатланалар, һәм хәллерәк кешеләр, шуның шатлыгыннан аш хәзерләп, укытучыны (күбрәк мулланы) чакырып бәйрәм ясыйлар иде.

      Ул вакытта башлап уку һәм иҗек танып китү чиксез авыр булып, бик күп балаларның башлары шул иҗек танудан чыга алмый аптырый иде. Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, Һәфтияк укудан үтә алмый мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70–80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм. Безнең авылларда мәктәп ишегеннән үтмәгән балалар бик сирәк булып та, ул вакытта бөтен авылда язу таный торган кешенең биш-алтыдан үтмәве шуннан килә.

      Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмый, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны агалары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. Алар тагын качалар. Ниһаять, аталары да, балаларының укуларыннан өмид өзеп, китерми башлыйлар иде.

      Бер бала, әтисенең сарыкны суяр өчен җитәкләп алып барганда, мескен сарыкның дүрт аягын терәп, бармас өчен тартышканын күреп: «Әй дурак сарык!.. Юкка тартышып торасың. Әйтерсең мәктәпкә сабак укытырга алып баралар!» – дип, сарыкның тартышуына аптыравы укуның авырлыгына карап әйтелгән сүз икәнендә шөбһә юк.

      Мәктәпкә йөреп укый башлагач, минем эшләр тагын да шәбрәк китте. Әти шунда укытып йөрүче булганлыктан, балалар да артык кырын күз белән карый алмыйлар, шуның өстенә кайберәүләре белмәгән сабакларын миннән сорап алалар иде. Мәктәпкә йөреп укый башлавымның өченче елында төрки-татарча телне белгәнгә хисаплап, мине гарәпчә укытырга керештеләр. Шул вакытның гореф-гадәте буенча «Шорут әс-салат», ул беткәч, «Тәгълим әс-салат» китапларына төшерделәр. Эш гарәпчә китапларга төшү белән генә калмады, үземнең сабакны белгәч, кайбер яшь балаларга «әлеп-би» дән сабак бирергә яки сабакларын белмәгән балаларның сабакларын өйрәтергә дә куша башладылар.

      Мин инде мәктәпкә йөреп укый башлавымның дүртенче елында «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» китапларыннан сабак ала башладым. Хәзер мине әти түгел, бәлки мулла абзый үзе укыта иде. Бу эш минем вак шәкертләр арасыннан чыгып, «зур укучы» шәкертләр рәтенә керә башлавымның беренче баскычы иде. Минем әле, 11–12 яшьләр чамасындагы бәләкәй