борыныңны, җебемә, чурту-матыр. Тор әйдә, алачыгыңны кадаклап бетерәбез.
Әлмәндәр. Төнлә шакылдау килешми. Кешеләр йоклый.
Әҗәл. Нишләргә соң инде синең белән?
Әлмәндәр. Китер, кәгазеңне.
Әҗәл. Әлмәндәр…
Әлмәндәр. Китер, диләр.
Әҗәл. Нигә инде… Мин үзем әйтеп торганда…
Әлмәндәр. Белеп тор, мин кул куйдырдым, Әлмәндәрне җиңдем дип мактанасы булма, үзем куям.
Әҗәл. Хет өйдәге улың, киленең, оныгың белән саубуллаш.
Әлмәндәр. Йокылары бүленмәсен.
Әҗәл. Ярый соң, алайса, әйтмәк бар, көчләмәк юк. Соңыннан миңа үпкәләмә. (Кәгазь белән карандашны Әлмәндәргә суза.) Әлмәндәр, кызганам мин сине, валлаһи, кызганам. Сиңа ярдәм итәсем килә, ничек ярдәм итәргә белмим. (Кинәт бер фикергә килә.) Таптым! Таптым, Әлмәндәр дус! Син исән калачаксың!
Әлмәндәр (кәгазьне атып бәреп). Әйт тизрәк!
Әҗәл. Искәндәр! Улың Искәндәр! Фамилиягез бер, исемнәрегез охшаган. Абайламас Газраил. Сизмәслек итеп эшләрмен. Искәндәр үзе дә Әҗәл көтеп ята. Керим мин аның янына, кул куйдырып чыгыйм.
Әлмәндәр (сикереп торып). Ни дидең? Ни дидең син, явыз?! Минем бердәнбер улыма? (Әҗәлнең якасына ябыша.)
Әҗәл. Нишлисең, җибәр!
Әлмәндәр. Син Әлмәндәр картны?
Әҗәлне күтәреп алып җиргә сыламакчы була. Әҗәл бирешми. Көрәшәләр. Икесе дә егылып җирдә әүмәкләшәләр. Ниһаять, икесенең дә хәле бетә, бер-берсенә аркаларын терәшеп ял итәләр.
Әҗәл. Әйтерсең мин үзем өчен.
Әлмәндәр. Дәшмә!
Әҗәл. Синең өчен бит, яшисең килә бит.
Әлмәндәр. Дәшмә, дим!
Әҗәл. Дәшмим, чурту-матыр, мәтәлеп кит. Ике тиенлек тә акылың юк. «Ала карга» дип җырлап йөрергә генә беләсең. Аңарга китсә, ала карга асыл кош та түгел әле.
Әлмәндәр. Булмасын. Ул – җан иясе.
Әҗәл. Аның кемгә кирәге бар?
Әлмәндәр. Дөньяда булгач, кирәге бардыр.
Пауза.
Әҗәл. Гафу ит, Әлмәндәр. Мин Искәндәрне исеңә төшереп ялгышканмын. Синең Әлмәндәр икәнеңне онытып җибәргәнмен. Әй дөнья, дөнья… Ассалуди, былгаруди… Карале, Әлмәндәр, теге Ястәгнәй ничек булыр? Синең урынга батмасмы?
Әлмәндәр кинәт Әҗәлгә таба борыла. Әҗәл егылып китә.
Әлмәндәр. Тагын башладыңмы?
Әҗәл (артка чигенеп). Булды, булды. Дәшмим, дәшмим. Зинһар, кызма. (Җирдә яткан кәгазьне алып.) Ярар, синеңчә булсын. Бөтенесе син дигәнчә булсын, мә. Мә карандаш.
Әлмәндәр кәгазьне, карандашны алып, кул куярга җыенганда, бакча рәшәткәсе янына Гөлфирә белән Мансур килеп туктыйлар. Мансур Гөлфирәгә якын килми, читтә басып тора. Әлмәндәр, кул куярга онытып, аларны күзәтә башлый.
Мансур. Гөлфирә, сез нигә безнең авылда тумаган икән?
Гөлфирә. Әллә нинди сораулар бирәсез сез, Мансур.
Мансур. Ярамыймыни?
Гөлфирә. Үзегез ничек уйлыйсыз соң?
Мансур. Мин уйламыйм.
Гөлфирә. Уйламагач, андый сорау бирмәгез.
Мансур. Авылда шулай инде. Сорауны уйлап торып бирмиләр. Тоталар да әйтәләр. Шәһәрдә генә уйлаган булалар.