Туфан Миннуллин

Пьесалар / Пьесы


Скачать книгу

кешеләр, ди. Үзе ул кяферләрнең шымчысыдыр. Алар ризыгын җыядыр. Кара халыктан талап алынган ризыкны җыядыр. Сез, хәзрәт, бу халыкны юлдан язган, денсезләр, имансызлар, гөнаһка баткан кешеләр дип уйлыйсыздыр. Юк, алар саваплы эш эшләп йөриләр. Алар да сезнең кебек намаз укып намазлык өстендә утырырга телиләр. Тик әлегә аларның вакыты юк, намазлык алырга рәтләре юк, аларга тамак туйдырырга кирәк, боярларга налог түләргә акча табарга кирәк. Сез, хәзрәт, елына бер ай ураза тотасыз, бу халык елына унике ай ураза тота. Шулай булгач, кем гөнаһлы да кем саваплы? Дөрес сөйлимме, җәмәгать?!

      Тавышлар. Дөрес!.. Хак!.. Асып куярга кирәк аны!..

      Бәхтияр. Нишләтергә кирәген үзегез беләсездер, җәмәгать. Бу вор боярлар шымчысын сезнең хөкемгә тапшырам.

      Мулла. Нишләвегез?! Ярамый!..

      Бәхтияр. Алыгыз!

      Сугышчылар мулланы сөйрәп алып чыгып китәләр. Тышта шау-шу.

      Бәхтияр. Юлыңда бул, Абдулла.

      Мостаев китә.

      Теләчев. Йа Хода…

      Бәхтияр. Кызганасыңмы?

      Теләчев. Биргән вәгъдәңдә тормадың, Бәхтияр.

      Бәхтияр. Күңелең рәнҗедеме?

      Теләчев. Хәерле булсын!

      Беренче чапкын керә.

      Беренче чапкын. Пулкувник Канкай углы Бәхтияр кайсыгыз буладыр?

      Бәхтияр. Без булып торабыз. Кем син, әйтер сүзең ни?

      Беренче чапкын. Шанлы император Пётр Фёдорович хәзрәтләренең чапкыны булабыз. Император Мамадышның уртасында утыра. Полковнигы Канкай углы Бәхтиярны отряды белән күрергә боерыгы бар.

      Бәхтияр. Сүзеңне аңладык. Бүген юлга чыгарбыз. (Чапкын чыгып киткәч.) Әбүбәкер, йөзбашларына әйт, җыена башласыннар. Патша хәзрәтләре каршына буш кул белән бару килешмәс, Ханбикнең малларын төясеннәр. (Чыгып барган Теләчевне туктатып.)Нурсолтанны үзем белән алырга уем бар.

      Теләчев. Син каршы әйткәнне яратмыйсың.

      Бәхтияр. Акыллы сүз булса тыңлыйм.

      Теләчев. Ул – ир хатыны.

      Бәхтияр. Калдырырга ихтыярымнан килми, Әбүбәкер. Гыйшкым акылымнан көчлерәк.

      Теләчев. Кеше акылыннан көчле дөньяда берни юк.

      Бәхтияр. Син гашыйк булып карамаган.

      Теләчев. Минем ике балам үсә, Бәхтияр. Үзләрен һәм аларның аналарын көн саен төшемдә күрәм.

      Мортаза керә.

      Мортаза. Бәхтияр агай, Нурсолтан сине чакыра.

      Бәхтияр. Кайда ул?

      Мортаза. Келәттә.

      Бәхтияр. Бирегә керсен. (Мортаза чыгып киткәч.) Син мине ачуланма, Әбүбәкер мулла. Нурсолтанны үземнән калдыра алмыйм.

      Теләчев. Үзеңә кара. Мин сүземне әйттем. (Чыгып китә.)

      Мортаза белән Нурсолтан керәләр.

      Бәхтияр (Мортазага). Кит! (Нурсолтанга.) Нурсолтан, асылзат. Мине чакыргансың. Әйтер сүзең күңелемә шифа булсын.

      Нурсолтан. Син, Бәхтияр, Ханбик авызыннан мине үзеңә тоткын итәр өчен тартып алдыңмы?

      Бәхтияр. Тоткын итәр өчен түгел, хатын итәр өчен.

      Нурсолтан. Хатынны сак астында тотмыйлар.

      Бәхтияр. Сак астында түгел, Нурсолтан. Үз иркендә.

      Нурсолтан. Алай булгач, нигә өемә җибәрмисең?

      Бәхтияр.