Туфан Миннуллин

Пьесалар / Пьесы


Скачать книгу

кара әле…

      Әлмәндәр. Уйларга вакытым юк. Күтәр теге такталарны.

      Әҗәл. Нишләтәбез?

      Әлмәндәр. Такта ташыйбыз.

      Әҗәл. Кая? Нәрсәгә?

      Әлмәндәр. Төпченмә. Ташып бетергәч күрерсең.

      Әҗәл. Вәт эләктем. (Такталар күтәрә.)

      Ут сүнә.

      Икенче күренеш

      Алма бакчасы. Бакча рәшәткә белән уратып алынган. Рәшәткә яныннан сукмак үтә. Сукмактан узучылар Әлмәндәргә сәлам биреп узалар. Әлмәндәр җавап бирә. Әлмәндәр белән Әҗәл алачык ясыйлар. Әҗәл кадаклый, Әлмәндәр тактаны тотып тора.

      Әлмәндәр. Кыздыр әйдә, Әҗәлетдин, кыздыр.

      Әҗәл. Әйтмә шул сүзеңне.

      Әлмәндәр. Әйтмә, җаным, шул сүзеңне,

      Йөрәгемә ярамый.

      Чүкеч сабын алай тотмыйлар, сарык, бармагыңа сугасың. Менә болай тот. Әйдә, әллүр.

      Әҗәл, тырышып-тырышып, такта кадаклый.

      Хәзер ничек, җайлымы, Әҗәлетдин?

      Әҗәл. Эш түгел лә бу.

      Әлмәндәр. Кәҗә маеңны чыгарамыни? Шулай ул. Ярый, ял итеп ал. Йә минем урынга үзең аягыңны сузарсың. Аннары җавап тот синең өчен теге дөньяда.

      Әҗәл. Мин үлемсез. (Кадаклаудан туктап, фәлсәфәгә бирелә.) Үлемсез булу начар, Әлмәндәр. Үлү – зур бәхет ул. Сез кешеләр шуңа бәхетлеләр. Минем миллиард ел яшәвем сезнең бер ел гомерегезгә тормый. Сез төзисез, сез өмет белән яшисез. Минем өмет юк, мин – җимерүче.

      Әлмәндәр. Җимермә, кем куша җимерергә!

      Әҗәл. Дөнья шулай корылган, Әлмәндәр.

      Әлмәндәр. Әйдә, ярар, кадакла.

      Әҗәл. Ял итик бераз.

      Берсе – бүкәнгә, икенчесе алачык идәненә утыралар.

      Әлмәндәр. Алып китәм, дисең инде, ә?

      Әҗәл. Шулай итәргә туры килә, Әлмәндәр.

      Әлмәндәр. Хәзер үк, дисең инде, ә?

      Әҗәл. Шулай булыр инде, Әлмәндәр.

      Әлмәндәр. Әллә соң бераз көтәсеңме?

      Әҗәл. Күпме?

      Әлмәндәр. Илле ел.

      Әҗәл. Шаярма, Әлмәндәр.

      Әлмәндәр. Дөньясы бигрәк әйбәтләнде бит.

      Әҗәл. Булмый.

      Әлмәндәр. Хет ун ел.

      Әҗәл. Булмый.

      Әлмәндәр. Бер ел.

      Әҗәл. Әйтәм бит, Әлмәндәр, булмый. Ярамый.

      Әлмәндәр. Бер ай, бер атна…

      Әҗәл. Булмаганны сөйләмә.

      Әлмәндәр. Соң, явыз, минем оныкларым бар, оныкларымның уллары, улларының уллары бар. Мин үлгәндә алар минем янда булырга тиеш. Минем соңгы киңәшләремне ишетеп калырга тиешләр. Алар читтә, аларга хәбәр итеп өлгерергә кирәк.

      Әҗәл. Телеграмма сук, бүген кайтып җитәрләр.

      Әлмәндәр. Сиңа җиңел. Телеграмма сук, имеш. Синнән башка белмиләр ди. Алар бит хөкүмәт эшендә.

      Әҗәл. Нәрсә, министр булып эшлиләрмени?

      Әлмәндәр. Ахмак. Кем булып эшләүдәмени хикмәт. Эшләгән җирләрендә алар кирәк. Аларны эшләреннән аерырга ярамый. Мин үзем алар янына барырга тиеш.

      Әҗәл. Гафу ит, алай булмаячак. Сиңа мин иң күбендә чардуганыңны эшләп бетерерлек кенә вакыт бирәм.

      Әлмәндәр. Базардагы сыман сатулашма инде.

      Әҗәл. Эшем күп бит, Әлмәндәр. Хуҗа әйтте, озаклама, тиз алып килеп җиткер, диде. Синең аркада шелтә аласым