Ахсан Баян

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)


Скачать книгу

килә. Ничек яратыр икән үзеннән озын малайны? Каршыларга чыккач, күрешкәч тә, бәхетнең, куанычның артык зурлыгыннан үксеп еларга керешерме, әллә шундук кочагына алып иркәли башлармы?

      Ана ничек кенә каршыласа да, Тәбрик дөньядагы иң якын кешесенең аркасыннан сөяр. «Тынычлан, әни, елама» дияр, кулъяулык белән – әллә каян, Берлиннан алып кайткан кулъяулык белән – яшьләрен сөртер… Ана шуннан соң елмаер да тагын улының күкрәгенә башын куяр. Шуннан соң, култыклашып, өйгә керерләр. Тәбрикнең беренче соравы шул булыр: «Минем әти кем? Ул кайда?»

      Ә әнисе җавап урынына башын гына исә?

      Тәбрик «Ул кайсы фронтта һәлак булды?» дияр. Юк-юк, сугышта булган бөтен кеше үлеп бетмәгән ич, кайткандыр әле, исәндер. Әллә… Кем белә, бәлки, каты яралы булып, кайткач үлгәндер. Югыйсә җавап язган булыр иде – Тәбрик язган йөз хатка бер генә булса да җавап килер иде. Ә ана? Ник әнисе язмады икән? Әллә ул да…

      Юк-юк, мең тапкыр юк – ул исән булырга тиеш. Әнисе төннәр буе Тәбриккә әтисе хакында сөйләргә тиеш, яуда батырларча һәлак булуы хакында… Үзе хакында да сөйләргә тиеш. Төн буе гына түгел, көннәр буе, еллар буе – бертуктаусыз. Егерме ел вакыт эчендә һәм аңардан элек тә ниләр булган, барысын да, барысын да сөйләргә тиеш ана.

      Вакыт калса, Тәбрик үзе дә сөйләр, әлбәттә. Күп түгел, бик аз итеп. Нигә дисәң, бик аз яшәгән бит әле ул дөньяда. Нәрсә генә сөйләсен?

      Ну, әйтер инде, «Казаннан ерак түгел Займище дигән станция янында, ямь-яшел чыршы-нарат урманы эчендә үстем, үзең приютка шунда урнаштыргансың бит, – дияр. – Алай да, әни, кая урнаштырырга кирәклеген белгәнсең, табигатьнең иң матур почмагына – Идел буена. Кайтышлый да карап узылды…»

      Тагын нәрсә әйтер Тәбрик?

      «Анда унынчы классны бетергәч, Юдино тимер юл депосында ике ел сварщик булып эшләдем» дияр дә «хәзер армиядән кайтып килешем» дип өстәр. Бик ныклап сораса, нефть институтына керергә җыенуын да әйтми калмас. Ник тәгаен нефтьнекенә? Татарстан шуның белән атаклы булгангадыр инде. Бүтән нәрсә әйтә алмас. Сүзе беткәч, үзе сорар, «Әни, ник мине приютка бирдең?» дияр. Хәле авыр булгандыр, әйтеп аңлата алмаслык авыр булгандыр. Югыйсә үз улын кем инде әллә кая илтеп ташласын. Ана бит ул!

      Подполковник килергә кушкан вакытка хәзер минутлар гына калып бара. Посёлокны рәтләп карый да алмады Тәбрик, өлгермәде. Ашыга-ашыга, капкаларына хәтле кызылга буялган йортка әйләнеп килде.

      Тагын военком бүлмәсе.

      Йөрәк дөп-дөп тибә. Моңарчы беркайчан да бу хәтле дулкынланганы юк иде Тәбрикнең… Ишек ачкач – бүлмәдә хатын-кыз! Әнисе! Әнисе! Бүтән кем булсын! Ләкин Тәбрик ни өчендер аның кочагына ташлана алмады. Хатын үзе дә торып баскач катты да калды. Военком шулай ук рәтле сүз таба алмыйча, ахрысы:

      – Менә шушы егет, – дип кенә куйды.

      Йөзендә шатлык әсәре юк. Димәк…

      Димәк, Тәбрикнең еллар буе саклап йөргән хыялы, өмете бер секунд эчендә чәлпәрәмә килде. Ләкин юк-юк, моның белән Тәбрик килешә алмый, моның белән ул беркайчан да килешә алмаячак. Әйе, бик тә, бик тә татлы хис белән кемгәдер «Әтием, әнием!»