киез итек эчендәге ревматизмлы аяклары да әллә нинди өшеткеч салкын тарата кебек. Гомер буе өй салып, бөтен гомерен шушылай буш өйдә үткәргәндер ул. Буш өй, буш җан, буш гомер… Мөгаен, хәзер ул бушлыктан котылырга тырышмый да, киресенчә, күнегелгән шушы хәленнән аермагайлары дип курка торгандыр әле… Ник шулай тоела икән? Ник икәнен хәзергә әйтү кыен, тик бүтәнчә уйларга мөмкин дә түгел.
– Кайда минем әни? – Уйламаган-көтмәгән җирдән, Тәбрик теленнән шундый кискен сорау бәрелә-сугыла чыкты. – Кая куйдың син аны?
Җавап көтү артык дәрәҗәдә беркатлылык икәнен аермачык белгән хәлдә Тәбрик көтте. Тегесе, билгеле, мәсхәрәле бер төстә елмайды гына.
– Бөтенләйгә кайттыңмы?.. Армиядәнме? – дип сорады.
– Бөтенләйгә. Армиядән.
Фәрхетдин иелеп калын гына йомычка алды да шуны вак-вак кисәкләргә аерырга кереште.
– Сиңа торыр урын кирәк инде хәзер, ә?
– Башта эшкә урнашырга кирәк.
– Эше табылыр анысы. Кияр муены булса, камыт әзер. Ә менә торыр җир дисәң, анысын теләсә кайда әзерләп куймаганнар.
– Ул хакта уйлаганым юк…
Саф дөреслекне абзый кабул күрмәде:
– Бардыр анысы, уйламыйча гына булмас.
– Чынлап әйтәм.
– Алайса, ник килдең монда?
– Мин инде әйттем.
Агай соңгы сүзләрнең мәгънәсенә бик төшенмәгәнгә, Тәбрик җавап ишетмәде. Фәрхетдин, йомычканы ваклап бетергәч, нәрсәнедер хәл иткән сыман, кискен итеп әйтте:
– Әмма ләкин минем идәнгә синең аяклар басмаячак. Мин моны әниеңә карганып әйттем.
– Ничек? Кайда?
– Минем өйдә. Минем идәндә.
– Аңламыйм?
Абзый, тагын астыртын гына елмаеп, фикерен чынлап та ачыкларга чамалады булса кирәк.
– Тугашларга кайткансың ич?!
– Кайтсам соң?
– Аларның өйләре кысан. Ә кыз бар, менә дигән. Ярәшеп җибәрерләр дә… Өйсез кая китәрсез?
Ачуланырга кирәк иде дә, Сөембикә апаның кызы Гөләндәм искә төшеп, Тәбрик тыелып калды.
– Фәрхетдин абзый (беренче тапкыр исеме белән эндәште ул аңа), минем ул хакта сөйләшергә ниятем юк.
– Керереңнән алда чыгуыңны уйла дигәндәй, үз әтиеңнең, Мирсәетне әйтәм… аның да ишле гаилә – син сыярлык түгел…
Сүзләренең никадәр каты һәм мәгънәсез икәнен аңлап әйтә микән бу кеше, әллә юк микән? Әллә ул янында торган, әле киләчәге берничек тә ачыкланмаган кешенең беркемгә дә кирәк түгеллеген йөзгә бәреп әйтә алырлык ук рәхимсез бәндәме? Тәбрик чынлап та дөньяда беркая да сыймый торган артык кешеме?
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.