бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәккый иткән иде. Һәр фәннән кыскача, камил китаплар бар иде, һәр фәннең укучысы бар иде, һәр фәнгә чыгарылган кире каккан тәнкыйтьләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.
Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында фикер алышалар иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылмыйча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп йителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә куя алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең үсүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә астрономия мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора җир турындагы гыйлем, тарих, җәгърафия, табигать белеме фәннәренә дә барып җиттеләр. Һәммәсендә дә дингә каршы килү, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз дәлилләрен куәтләр өчен, Коръәннән, хәдистән тирес-морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде.
Бу да үзенчә бер курчак туе иде, бу низаглар гәзитәләремезгә, журналларымызга, хәтта календарьларымызга да кергән иде. Монда да актыккы хөкем «көфер» иде. Фән ияләре, никадәр фәнне яратсалар да, никадәр фәнгә хезмәт итсәләр дә, хезмәтләре нигезле булмаганга, фәнне дошманнан саклау өчен бер кальга (крепость), фән мәктәбе төзелмәгәнгә, бу фәнемез дә бервакытны музыкамыз, рәссамнарымыз кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде. Ел үткән саен, фәнни китаплар арта барса да, укучылары азая иде. Һәм дә әүвәлдәге кебек фән фидаилары бер дә күренми иде. Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде. Ислам фәннәре хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның алга киткәне дә юк иде, артта калганы да юк иде. Нинди зур мөдәррисләремез, нинди шөһрәт тапкан галимнәремез булса да, һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде. Безнең галимнәремезнең гыйлеме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә фикерләп, бер юнәлештә аңлау булмаенча, диннең гадәтләрен белү белән генә чикләнә иде. Шуның өчен бездә пакьләнү мәсьәләсен, күрем, бала тудыру мәсьәләсен белгән кешеләр, пәйгамбәремез галәйһиссәламнең кая туганлыгын белмәсәләр дә, һич шәргый бер мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә, «голяма» дип атала иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңа мәсьәлә чыкса да, үзләренең «Китабел истинҗа» ларына («Пакьләнү турындагы китап») карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрәмлыгы берлән хөкем кылалар иде.
Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде. Иске мәдрәсәләр замана үтә-үтә искереп, хәрабә хәленә килгәннәр иде. Төзүчеләре әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вакыфлар