китте. Кара болыт төсле халык тагы кузгалды, тагы «Яшәсен!» тавышы гөрелдәде, тагы шул халык диңгезе Җәгъфәр артыннан хәрәкәт итә башлады. Җәгъфәр әфәндене тагы «Яшәсен!» тавышлары берлән урамда моның килүенә җыелып куйган халык каршы алды. Аларның тавышларыннан, чәчәкләреннән көчкә котылып, мәҗлес өенә керде. Һәммәсе бердән каршы алдылар, бик күп кеше берлән күрештеләр. Бик күп кеше берлән баш иеште. Һәммәсенә рәхмәт укыды.
Утырыштылар. Музыка тавышы ишетелә башлады. Җәгъфәр әфәнде ирләр, хатыннардан тупланган бер оркестр күрде. Музыка әллә нинди таныш музыка, әллә нинди тәэсирле иде. Җәгъфәр әфәнде бик тиз музыканың болгар музыкасы икәнлеген, егерменче гасырда мәшһүр бер болгар музыкантының «Уй» исемендә бер романсы уйналдыгыны аңлады. Уен бетте. Бөтен салонда кул чабу тавышлары, «Браво!» тавышлары дөньяны күтәрде. Бераз вакыт үтте. Һәммә кеше болгар музыкасы тугрысында сөйли башлады. Менә оркестрга скрипкә берлән бер хатын чыкты һәм дә «Чегән хатыны» дигән болгар операсыннан бер романсны уйнады. Осталыгы, музыкасының тәэсирлеге берлән халыклар шулкадәр оедылар, залда бер кеше юк кебек, «ыһ» дигән тавыш ишетелми иде. Музыка туктады. Баягыдан битәр кул чабарга, баягыдан битәр «Браво!» тавышлары чыгарга тотынды. Җәгъфәр әфәнде буның берлән шулкадәр тәэсирләнде, һич әйтеп бетерерлек түгел. Тагы музыкалар уйналды. Тагы тәбрикләр, тагы «Браво!» лар.
Озак үтмәде, аш бирелә башлады. Ашлар болгарларча хәзерләнгән иде. Иң әүвәл салма, аның артыннан куллама, аның артыннан бәлеш бирелде. Аның артыннан башка ашлар китерелде. Аш арасында сүзләр болгар музыкасыннан болгар ашына күчте. Һәммәсе болгар ашын мактыйлар иде, куллама килгәч, һәм дә рәисе җәмгыять Җәгъфәр әфәнде хакына моның кул берлән ашалуын бәян кылды. «Куллама» дигән сүз дә кул берлән ашаудан икәнлеген белдереп, әгәр кашык берлән ашасалар, болгар ашы булмавын сөйләде. Һәм дә болгарларда кул берлән ашый торган ашлар алдыннан кул юылуын сөйләп бетермәс борын, хезмәткәрләр кечкенә-кечкенә комганнар берлән куллар юдыра башладылар. Болар һәммәсе мәҗлестә кылынды.
Рәиснең бу сүзенә һәммәсе каршылык кылмаенча, ул кушканча эшләделәр һәм куллама ашарга тотындылар. Ләкин куллама ашау бик авыр булды, бик күбесе бармакларын пешерделәр, киемнәренә майлар тамыздылар, кулларын буяп бетерделәр. Нә исә ашап бетерделәр, тагы кул юылды. Икенче ашлар килде. Мәҗлес ахырына җитә башлады. Арадан бер кеше торды да сүзгә башлады (бу кешене Җәгъфәр әфәндегә Петербургтагы музыка академиясе мөгаллиме дип таныштырганнар иде):
– Әфәнделәр, безнең мөкатдәс җәмгыятемезнең максаты болгар музыкасын саклау вә аның табигый матурлыгын җуймау идеке һәркемгә мәгълүм. Без, бу хезмәтне итәр-итмәс, үземезнең өлешемезгә шундый мөкатдәс хезмәт төшдеке өчен бик шатмыз. Һәрвакыт Җәнабе Хактан шул хезмәтемездә дәвам итәргә ярдәм итүен телимез! Безнең бу эшемезнең кирәклегендә һичкемнең шөбһәсе булмаса да һәм дә болгар музыкасының галилеге хакында берәүнең дә шиге булмаса да, мин, болгар музыкасының бу