пакьлеккә әһәмият бирмәүдән, диергә дә мөмкин, ләкин һаман бәхетсезлекнең дә катышуында шөбһә юк. Нә исә, болар беттеләр. Тарихта халыкның бетеп китүе бик күп күрелгән мәсьәлә булса да, финикәләр заманасында нинди алга киткән милләтләр булсалар да, бабиллылар, ассуриләр юкка чыгудан котыла алмадыклары мәгълүм булсалар да, бу замандагы инкыйразга бер дә охшамый иде. Шуның өчен бу кадәр зур милләтнең, шулкадәр мәгариф, белем алга киткән гасырда инкыйразы гаҗәп булачак һәм бөтен галәмне хәйрәткә калдырачактыр. Һәм калдырмактадыр. Бүгенге көндә болгарларның никадәр борынгы истәлекләре, никадәр фәлсәфәләре, фикерләре сезгә калачактыр, сезгә боларны саклау инсаниятеңез вазифасыдыр. Тагы бер мәртәбә әйтим: болар начар халыклар, алга китешне кабул итми торган бер милләт түгел иде. Фәкать бәхетсезлек, урынның иркенлеге, тормышның җиңеллеге, күршеләренең наданлыгы, алга киткән милләтләрдән ераклыгы сәбәп булмыштыр.
Бу сүзләрне Җәгъфәр әфәнде бик кызып, бик ачык иттереп, гүя икенче милләт хакында сөйләгән кебек сөйләсә дә, бу җиргә җиткәч, кылт итеп хәтеренә үз милләте – болгар хакында сөйләве исенә төште дә, яшен суккан кебек булып, ни әйтерен дә белмәенчә:
– Әйе, беттеләр! Өмет бетте! – диде дә бераз ни әйтергә белмәенчә торды. Бераздан тагы икенче төрле тавыш берлән сөйләргә башлады: – Мин – болгар милләтенең актыккы баласы, актык болгар Җәгъфәрнең сездән хосусый бер үтенечем бар. Без беттек. Безнең никадәр әйберләремез, әсәрләремез калды. Аларны сез кадерләп, хөрмәт итеп саклаңыз. Һәм саклаячаксыз, минем монысында һич шөбһәм юк. Фәкать минем үземнең – актыккы болгарның – китапларым, борынгы әйберләрем, киемнәрем, өй әйберләрем, хатыным Сөембикәнең китаплары, үз әсәрләреннән – шигырьләре, иске музыка кораллары, хәзерге музыка кораллары вә минем өемдәге әйберләрнең һәммәсен, Сөембикә берлән безнең икемез дә үлгәч, үзеңезнең саклавыңызда булган җәмгыятькә алып саклавыңызны үтенәм. Әгәр сез минем шул үтенечемне кабул итсәңез, мине бик шат иткән буласыз. Һәм дә актыккы болгарның актыккы гомерләрендә актыккы үтенечне кабул иткән буласыз. Һәм дә хәзер дә алып килгән әсәремне кабул итүеңезне үтенәм (шул вакытта Җәгъфәр әфәнде кесәсеннән чыгарып рәискә бирде), – диде дә утырды.
Халык кул чабудан туктагач, рәис чыгып:
– Мин үземнең иптәшләрем – Тарих җәмгыятенең әгъзалары авызыннан Җәгъфәр әфәндегә рәхмәт укыйм. Һәм дә ул калдырачак әйберләрне зур шатлык белән кабул итәчәклегемезгә һәм дә саклавымызга вәгъдә бирәм. Җәгъфәр әфәнде һәрвакыт безнең җәмгыятемезгә бик зур хезмәтләре өчен җәмгыять моннан ун ел элек аның хезмәтләрен танып, аны хөрмәтле әгъза ясаган иде. Бу көн миңа мәгариф идарәсе җәнабеннән, безнең җәмгыятемезнең соравы берлән бирелгән тарих профессоры дәрәҗәсе берлән тәбрик кылдым, ура! – дип сүзне бетергән иде.
Халык та:
– Ура, тарих профессоры! – дип, тагы бөтен залны гөрләткәннәр иде.
Җәгъфәр әфәнде моңарга каршы