шәгән, ди, булган, ди, бер Төш. Моның беркая да, беркемгә дә кермәгән төше юк икән. Бу ишек шакылдатмыйча, тәрәзә пыяласын чиртмичә, морҗадан төшмичә, юрган читен ачмыйча, мендәр астына шуышмыйча гына керә дә, кергән урындагылар йоклап туйгач, моның хакында бөтенесе, чыр-чу килеп:
– Керде дә, тик алай түгел, болай ул, – дип, әйбәт кергәнен – начарга, ә ялган кергәнен дөрескә юрыйлар да баралар икән.
Төш моңа бик аптырап, бик йөдәп, бик үпкәләп, бик ачуланып беткән. Уйлаган-уйлаган да, уйлый торгач, ул «Бүтән беркемнең дә төшенә кермим!» дигән уйга килгән.
И-и, менә шуннан соң әллә нәрсәләр булырга тотынган, ди, инде. Төш бишектәге бәбинең әнисеннән сөт соравы булып кермәгән; чыпчыкка үз оясындагы күкәйдә «чык-чык» дип кычкырып торган баласы булып кермәгән; иртәгә мунча ягам әле дип ниятләгән бер әбигә морҗага кар тулганы, бөтен мунчаны төтен басасы булып кермәгән; космонавтка, күктән төшкәч, Җиргә аяк басасы чирәм булып кермәгән; умырзая чәчәгенә язгы кар астындагы тәмле су булып кермәгән; тәрәзә пыяласына канат каккан күбәләк булып кермәгән; җәнлек-кошлар бакчасында чыр-чу килеп уйнаган маймыл малай-кызларына банан булып кермәгән. И-и, саный китсәң, бик күп инде.
Төш беркая кермәгән – бетте-китте. Юк.
Шулай итә-итә, Төш беркемгә дә, бернәрсәгә дә кермәгән. Төннәр кап-караңгыга әйләнгән, бар дөнья тып-тын калган. Һичкем һичнәрсәне күрмәгән, һичкем һичкемне ишетмәгән.
Малайлар кулын ян-якка җәйгән көйгә текә ярдан суга чуммый, кызлар салават күперенең теге ягындагы җиләкле тау итәгенә тырыс тотып бармый, әбиләр көрән чикләвек җыярга беркемне ияртми, бәп-бәләкәй бер колын иртәнге томан баскан болында әнкәсенең үзенә чакырып кешнәвен ишетми, поездлар үзләре барасы чуен юлларыннан адаша – тагын әллә нәрсәләр бернишләмәскә тотынган, ди, инде менә.
Ә тып-тыныч кына йоклап яткан Төшнең төшенә менә шушыларның һәммәсе керә дә тора. Ул төнлә кинәт, капылт, тиз генә уянып киткән дә, авыз-тешен чистарткач, кулын-битен әйбәтләп югач, йоп-йомшак сөлгесенә сөртенгәч, барча үпкә-сапкаларын, ачу килгәннәрен оныткан да, тиз тотып, үз эшенә керешкән, ди.
Дөм караңгы төн яктырып киткән, бөтен дөнья матурдан да матуррак төсләр, әйбәттән дә әйбәтрәк эшләр, моңлыдан да моңлырак авазлар, татлыдан да татлырак исләр, яхшыдан да яхшырак сүзләр, гамәлләр белән мөлдерәмә тулган да куйган, ди.
Йокыга кергән Төш әнә шундый бик әйбәт була ул.
Шырпы
Яшәгән, ди, бер Шырпы. Дәртле, эчке ялкын белән тулы, ди, бу. Бүтәннәрдә очкын кабызырга омтылып торган. Ул башка шырпыларны салкынлыкта, тик торуда гаепләгән, аларда очкын уятырга теләгән.
Һәм үз теләгенә ирешкән бит: шырпы тартмасыннан бер чеметем көл генә калган.
Яшел кар, шәмәхә үлән, зәңгәр сыер, ак сөт
Яшәгән, ди, яшел кар. Ул кызыл җиргә яуган. Кызыл җир агарган.
Яшел кар явып беткәч, сары болыт килеп чыккан. Сары болыттан көрән яңгыр яуган. Көрән яңгыр ак җирне каралткан. Кара җирне шәмәхә үлән каплаган. Шәмәхә үләнгә зәңгәр сыер килгән. Зәңгәр сыер шәмәхә үләнне ашаган да ак сөт җыйган.
Кызыл җирдә көрән яңгыр үстергән шәмәхә үләнне ашаган зәңгәр сыер ак сөтне каян җыйган?
Ә, тагын ак кар да яшәгән бит әле. Ул кара җиргә яуган. Җир агарган. Зәңгәр болыт килгән. Ул көмеш яңгыр сипкән. Көмеш яңгыр яшел үлән үстергән. Яшел үләнне кара сыер ашаган. Кара сыер ак сөт җыйган.
Менә шул.
Кое суы
Яшәгән, ди, бер коеда чип-чиста Су. Тирәндә генә, төптә генә җыелып яту аны туйдырган. Берзаманны аның өскә менәсе, тузан белән уйныйсы килгән. Тырыша торгач, Кое суы мөлдерәмә килеш өскә менеп җиткән. Менеп җиткән дә, ди, җиргә түгелгән дә, ди. Шуннан соң чип-чиста Кое суы былчыракка, пычракка әйләнгән.
Шуңа күрә кирәк-кирәкмәскә аннан-моннан сикереп төшмәскә, үз урыныңны белебрәк торырга кирәк.
Кырмыскалар өе
Яшәгән, ди, бер урман халкы. Чутсыз-сансыз, бихисап күп икән болар. Саный белсәң дә, исәбенә-хисабына чыгарлык түгел, ди. Ә укый алмасаң, исемнәрен белмисең дә белмисең инде. Ә сез укый беләсез бит. Шулай булгач, исемнәрен сезгә дә әйтәм. Аларны кырмыскалар дип йөрткәннәр.
Берзаманны аларның өйләре тузган, ди. Түбәсеннән яңгыр үтә башлаган. Тәрәзә, ишек ярыкларыннан ыжгырып суык җилләр керә икән.
Шулай булгач, яңа өй салырга кирәк бит инде, әйеме?
Җәй җитеп, күбәләкләр оча башлагач, күкеләр кычкыргач, кырмыскалар, ниһаять, өй салырга керешкән. Идәненә туфрак ташып җәйгәннәр, бүлмә стеналарын ылыс энәләреннән, үлән сабакларыннан өйгәннәр, түшәмгә агач кайрылары тезгәннәр, түбәгә яфрак япканнар. Җәй буена бик тырышып эшләгәннәр, ди, болар.
Менә бервакыт өй салынып беткән. Би-ик зур булган ул. Ун катлы, ди! Лифтлары йөзгә җиткән. Ишекләре – мең, тәрәзәләре миллион икән.
Бу йортның бер фатирын Кыркамыс исемле кырмыска малаеның әти-әнисенә биргәннәр. Бер бүлмәдә аның Мыскырка исемле әнкәсе белән Мыскакыр исемле әтисе торган. Икенчесендә Мыксырка исемле әбисе белән Ыркысмак исемле бабасы яшәгән. Өченчесен Камыскыр