Әхәт Гаффар

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар


Скачать книгу

дигән әнкәсе.

      – Мине нигә дип йота соң ул?

      – Читтән караганда сине томаннан аерып булмый: сез икегез дә бертөсле. Икегез дә бертөсле булгач, сине томан йоткан шикелле була.

      Болынга беренче тапкыр чыкканга күрә, Колынның өзелеп-өзелеп Кояшны күрәсе килгән. Югыйсә аның Кояшны абзарның тузанлы тәрәзәсеннән генә күргәне булган, тышка чыгып карарга теләгәч, аны арата җибәрмәгән. Ул аратаны тешләп тә, кимереп тә караган – тешләре генә авырткан.

      – Синең тешләрең сөт тешләре генә, – дигән аңа Күгәрчен исемле әнкәсе. – Сиңа арата кимерергә ярамый әле.

      Колын аратага тибеп тә караган.

      Әнкәсе тагын:

      – Синең тоякларың сөт тояклары гына әле, – дигән.

      Менә хәзер, ниһаять, Колын үзенең теләгенә ирешкән.

      Колын, томанлы болынга йөрергә чыккач: «Җирнең дә томан дигән сөте бар икән», – дип уйлаган. Сусыл, яшел үлән очларын керт-керт тешләп ашап туйгач, сөт эчәргә теләгән. Тик әнисен күшәвеннән бүлдерәсе килмәгән.

      «Җир сөтен генә эчсәм ничек булыр икән?» – дип уйлап алгач, ул әнкәсенең зур шәмәхә күзенә карап алган да үзенең йоп-йомшак тарагы белән чәчен тарап җибәргән.

      – Томан мине йотканчы, мин аны йотыйм әле, – дип, Колын, күгелҗем төстәге иренен бүлтәйтеп, томан сөтен эчәргә керешкән. Ул: «Сөт эчәсе килүем дә басылыр, томан да бетәр, ә ул югалгач, Кояш та чыгар», – дип уйлаган. Колынкай томанны тырыша-тырыша эчә дә эчә икән. Эчә торгач, ул үзенең томан эченә кереп киткәнен сизми дә калган. Берзаманны туктап калып, як-ягына каранса – әнкәсе дә юк, бүтән атлар да юк, ди.

      Ә томан кимеми дә кимеми икән.

      «Тукта әле: бу томанны кимерсәм, ни булыр икән? Минем тешләрем сөт теше ләбаса. Томан да сөт!» – дип уйлаган Колын һәм томанны тешләргә, кимерергә ябышкан.

      Юк, томан һич таралмаган да таралмаган.

      Колынның башына тагын бер уй килгән: «Тукта әле, сөт тоякларым белән тибеп куркытып карыйм әле, шуннан соң ул нишләр икән?»

      И, шуннан соң Колын томанга тибәргә тотынган, ди, инде. Алгы аякларына баса икән дә томанга арт аяклары белән тибеп торып җибәрә икән. Колынның тирә-ягында җилләр купкан, иртәнге чык бөртекләре чәчрәп-чәчрәп торган.

      Ә томан таралырга уйламаган да, ди!

      Аптырагач-йөдәгәч, Колын капылт туктаган. Болын тып-тын икән. Колынкай колакларын сагайтып, тырпайтып куйган. Шунда дөп-дөп иткән тавыш ишеткән. Башта ул аны әнкәсенең тояк тавышына охшаткан. Әнием мине эзли, миңа таба килә, хәзер табып алыр дип көткән. Әмма әнисе юк та юк, ди.

      Шунда ул дөп-дөп иткән тавышның тояк тавышы түгеллеген аңлап алган. Дөп-дөп иткән әлеге аваз әнкәсенең йөрәк кагуы икән.

      Колынкай шул тавышка таба киткән дә тиздән әнисе янына килеп тә җиткән.

      Колын:

      – Адашканда синең йөрәгең типкәнне тыңларга кирәк икән, әнием, әйеме? – дигән.

      Әйе, адашканда да, адашмаганда да әнкәңнең йөрәге ничек тибүен онытмаска, әнкәң йөрәге типкән якка таба барырга кирәк. Шулай бит?

      Хыял

      Яшәгән, ди, булган, ди, бер Хыял. Ул үзенең булганын, бар икәнен, буласын һавада