Әхәт Гаффар

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар


Скачать книгу

сез кишер кимерегез, кәбестә ашы чөмерегез, көнбагыш чиертегез, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы боткасы, коймак, каймак, эремчек ашагыз, сөтле чәй эчегез, – дигән дә, ди, урт белән ирен астына качып поскан җирендә яшертен генә конфет кимереп, шоколад умырып утыра, ди. Карендәшләре әле бу якка, әле теге якка карасалар, әлеге дә баягы Теш юкка чыккан, имеш.

      Ул кая киткән?

      Аны үзе ашый торган конфетлар кимергән, шоколадлар умырган да кишерсез, кәбестәсез, көнбагышсыз, бәрәңге, карабодай, тары, кукуруз, солы боткасыз, коймаксыз, каймаксыз, эремчексез, сөтле чәйсез җиргә алып киткәннәр.

      Шуннан соң теге Теш тешсез калган, ди.

      Күп итеп конфет кимерсәң, шоколад умырсаң, менә шулай була ул.

      Мылтык

      Яшәгән, ди, булган, ди, бер Мылтык. Аны бик-бик матур итеп, кулга тотарга җайлы, төбәп атарга ипле булсын дип ясаганнар. Ул түтәсе дисеңме, ул тәтесе, ул көпшәсе, ул төбәгече, ул очына утыртылган дүрт кырлы, очлы кадагычы – боларның һәммәсе әйтеп, сөйләп бетергесез, карап туймаслык, хәйран да тамаша шоп-шома, әйбәт, матур, ди, инде менәтерә.

      Шуңа күрә ул уңлы-суллы, аллы-артлы, өскә-аска шарт та шорт ата-ата кәпрәеп, үрә катып бик күп йөргән: әллә күпме илләр гизгән, әллә ничә диңгез, дәрья кичкән. Ул хәтле йөргән дигәч тә – үзен күтәреп йөрткән кеше җилкәсендә инде. Мылтык шунсыз кая китсен дә кая барсын, ди?

      – Мин – Мылтык, мин – Винтовка, мең дә сигез йөз туксан өченче елгы үрнәк, мине Мосин атлы урыс уйлап тапкан, мин үземә корылган ядрәне ике чакрымнан теләсә нәрсәне, теләсә кемне үтерерлек итеп тидерәм, миннән узганнар юк әле! – дип мактанырга, шапырынырга, лаф орырга яраткан, ди, имеш.

      Бер дә берзаман моның шулай йөрүеннән туеп бетеп, гарык булып, моны өй чормасындагы җыен ташландык, иске-москы әйберләр арасына – кеше-кара күзеннән ераккарак яшереп куйганнар.

      Бу Мылтык шуннан бирле тып-тын гына, тик кенә ята да ята, ята да ята, ди, инде. Шулай кача-поса, эшсез, шөгыльсез ятуы моны бөтенләй ардырып, талчыктырып, хәлдән тайдырып, әлсерәтеп, тинтерәтеп, зарыктырып бетергән, ди.

      Көннәрдән бер көнне, төннәрдән бер төнне ул үзен төреп куйган майлы чүпрәк-чапракны шатыр-шотыр ерткалап ташлаган да, йокысы ачылыр-ачылмас күзен уа-уа аулак урыныннан шуышып чыккач, түтәсен идәнгә терәп торып баскан, ди. Баскан да, ди, пыяласы чатнаган борынгы иске бер көзге каршысына чат-чат, шак-шок атлап, дөп-дөп килеп, үзенең түтәсе нык икәнен аңлаган, тәтесен барлаган, көпшәсендәге тузанны өреп туздырган, төбәгечен җайлаган, теге көзгедә үзенең елык-елык ялтыравына сөенгән, куанган, шатланган.

      – И-и! – дигән ул. – Миңа атасы да атасы, үтерәсе дә үтерәсе икән бит әле!

      Айлы булса да, төн дөм караңгы икән, ди. Әлеге дә баягы бу Мылтык, урамга чыгып, юан гына бер имән агачына барып сыенган да:

      – Нәрсәне генә, кемне генә күрсәм дә атам да үтерәм! Миңа шулай кушылган, миңа шулай боерылган, – дигән.

      Ул түтәсен ипләгән, чакмасын тарткан; көпшәсен турайтып, төзәгечен төп-төз төбәп, хәтәр үткер кадагычын ялт-йолт ялтыратып, колагын хәтәр торгызган килеш, үткән-киткәнне көтеп,