Амирхан Еники

Матурлык


Скачать книгу

Хәтта, мин әйтер идем, ел саен яңадан үстерелгән, исемнәрен белеп бетергесез менә бу нәфис чәчәкләр дә, кайчан гына килсәң дә, нәкъ шул урыннарында, нәкъ бүгенгечә, мул яктылыктан һәм кешеләрнең назлы карашыннан оялчан кызлардай сөенешеп утырачаклар ич!

      …Ләкин мин беләм, мин тоям: үзгәреш бар, үзгәреш булмыйча мөмкин түгел. Тормышның кануны шундый инде: бер ел эчендә генә түгел, күз ачып йомган арада да дөньядагы барлык җанлы-җансыз нәрсә күпмегәдер үзгәреп өлгерә. Мин аны, ул үзгәрешне, иң элек үземдә хис итәм: кеше күзенә чалынырлык яңа сыйфатларга баемасам да, һәрхәлдә, бер елга картайдым мин… Бер ел эчендә минем башымнан шактый хәлләр кичте, зур тарихи вакыйгалар шаһиты булдым, кемнәрнедер югалттым, нәрсәнедер аңладым, күпмедер тәҗрибә җыйдым… Һичшиксез, рухланган, куанган вакытларым булды, шулай ук бик борчылган-кайгырган чакларым да булмады түгел, булды. Кыскасы, күпме генә акыл сатма, әмма хакыйкать шул: бер ел вакыт буш ара булмаган ул!.. Ул тулы, шактый күп хәлләр белән тулы. Ләкин үтте инде ул бер ел вакыт! Алып китте үзе белән гомернең кечкенә бер өлешен, күз карашының күпмедер яктысын, йөрәкнең күпмедер ялкынын…

      …Кадерле, бик кадерле ул үткән гомер! Бигрәк тә менә хәзергедәй, беркайчан да онытылмаслык хатирәләр урыны булган җиргә әйләнеп кайткач, аеруча тирән хис итәсең икән аны… Белсәгез иде, никадәр якын, кадерле миңа бу тын бакча, бу ак бина, бу яшел эскәмияләр!.. Ул, Зөһрә, йөрде шул ук яктылык һәм күләгәләр белән чуарланган тын юлларда, ул, Зөһрә, утырды шул бу яшел эскәмияләрдә… Нинди ачык булып барысы да күз алдыма килә!

      …Әнә өченче каттагы, кырыйдан дүртенче балконга менә шушы кояш баер алдыннан ук чыгып баса торган иде. Диңгез түренә төшеп барган кояшның соңгы дәрт белән балкыган нурлары аны башыннан аягына кадәр яктырта. Дулкынланып иңбашына төшкән аксыл чәчләре һәм аяк йөзенә җиткән эре чәчәкле күк атлас халаты белән ул әллә каян ук балкып күренә… Менә ул, куллары белән балкон читенә тотынып, күзләрен кыса төшеп, кояшны озаткандай, диңгезнең җем-җем уйнаклаган түренә тик кенә карап тора. Бу минутта мин түбәннән сихерләнеп аңа карыйм: «Әйе, дим, эчемнән, гомере буена ул менә шундый биеклектә, менә шулай нур эчендә балкып торса иде!»

      …Сагыну никадәр ачы ләззәт икән ул! Тирән юксынудан күз карашымны нәрсәгә төшерергә белмичә, ялгызым боегып утырам. Һәр агачтан: «Сез аны бүген күрмәдегезме?» – дип сорыйсым килә… Әйе, күпме без бу паркның тын, аулак аллеяларында йөрмәдек, күпме тапкыр без тау башыннан түбәндә киерелеп яткан бу чиксез диңгезгә карап тормадык! Менә хәзер мин шуларның барысын да – диңгезен дә, тавын да, йөргән сукмакларны да, иснәгән чәчәкләрне дә – барысын да яңадан күрәм, тик ул гына юк. Нигә бу кадәр мин аны юксынам, кем иде соң ул миңа?

      …Мин бит инде, булды да үтте, акрынлап онытам, яңадан салкын, тыныч хәлемә кайтам, дип ышана башлаган идем. Ә менә бирегә килеп, суынмаган эзләргә тагын баскач, барысы да яңадан уянды, яңадан кабынды. Нишлим? Зөһрә минем бик яшерен йөрәк серем иде. Үземдә генә сакланырга, үзем генә белергә тиешле серем иде ул… Әмма хәзер