туры карап булырлык түгел, чөнки алардан салкын бер җитдилек сирпелеп тора. Әйтерсең ул күзләр кешегә бары үзенә буйсынырга кушып кына карыйлар. Башта гына түгел, соңыннан да мин аның күзләренә туры карый алмадым.
Тагын нәрсә?.. Әйе, оныта язганмын: аның шушы үзенә күрә чибәр генә, һавалы кыяфәтен бернәрсә – әнисенекенә охшаган кечкенә очлы ияге бозып тора иде. Әллә ничек менә, шул кечкенә ияк аның җитди йөзенә көйсез, үпкәләүчән бала чырае биреп торган кебек… Хәер, бөтен җире дә килеп беткән кеше аз буладыр инде ул. Аннары бит яшь чакта, бер күзең төшкәч, кешене ничек тә матур итеп күрергә тырышасың. Ә мин инде аны шактый идеаллаштырып күрә башлаган идем.
Зурларның Нәҗип турындагы мактау, соклану сүзләре бер дә нигезсез түгел иде. Институтны уңышлы бетереп кайту өстенә, ул эшкә кергәч тә бик тиз үсә, таныла башлады. Аның турында талантлы инженер дигән сүз чыкты, озак та үтми, цех начальнигы итеп күтәрделәр үзен… Әти әйтә, аңарда көчле кул бар, ди… Мин моңа ышана идем, хәтта эчемнән генә аның өчен горурлана идем… Нигә – үзем дә белмим, тик «көчле» дигән сүз мине ничектер сихерли иде кебек.
Ул кайтып, берничә ай вакыт үткәч тә, мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башладым. Иң элек Гайшә апа безгә гадәттәгедән ешрак керә торган булып китте. Болай да тасма телле хатын хәзер мине гел юмалап кына, гел «Зөһрә чибәрем» дә «Зөһрә иркәм» дип кенә тора. Очлы күзләрен бер дә миннән алмый, әйтерсең менә бөтен җиремне тикшереп чыга, ә мин үземне кая куярга белмим, кызарам-янам, әмма ачуым килми, тик вакыт-вакыт әллә кая качып китәрдәй булам.
…Әни минем өстем-башым турында күбрәк кайгыртырга тотынды. Үзем сорамастан, йә яңа күлмәклек ала, йә костюмлык ала. Нигә бу, дигәч, син җиткән кыз ич, үзең аңларга тиешсең, ди. Әтием исә минем алда һаман Нәҗипне мактый, ишетеп кайтканнарын бер дә сөйләмичә калмый. Бу шулкадәр юри, мин белсен дип эшләнгән шикелле тоела иде, хәтта уңайсызланудан торып китәсем килгән чакларым да була иде. Аннары берничә тапкыр әти белән әнинең үз бүлмәләрендә озак кына сөйләшеп ятуларын да сизеп калдым. Нәрсә турында сөйләшүләрен һич белмәсәм дә, йөрәгем кысылып, эсселе-суыклы булып, бу тикмәгә түгелдер, сүз тәгаен минем хакта барадыр, дип уйлый идем.
Менә бу хәлләрнең барысыннан да мин эшнең кая таба барганын сизмичә калмадым, әлбәттә. Мин чын-чынлап борчыла башладым. Йөрәгем тынычлыгын җуйды. Әллә ничек менә язмышымда зур бер үзгәреш булырга торган кебек. Нинди үзгәреш ул – минем өчен табышмак түгел… Үзем мин ул үзгәрешне телим дә, шул ук вакытта аңардан куркам да кебек, ышанам да мин аның булуына, ышанмыйм да шикелле… Күңелемне авыр бер шик гел борчып тора башлады: бу – картлар теләге генә түгелме, алар гына моны кузгатып йөрмиләрме? Әгәр шулай гына булса, хурлык бит бу минем өчен! Гафу итәчәк түгелмен бит мин аларны моның өчен! Әмма шул ук вакытта картлар теләге, картлар эше генә булыр дигән уй һич башыма сыймый. Әтием – артист, әнием – укытучы булган кеше, ничек инде алар кызларының чын уен, чын теләген белмичә торып, аны кемгәдер «бирергә» җыенсыннар, ди? Үзләре