әйткән хәзрәтнекеме? Кем әле…
– Шуныкы шул. Мотыйгулла хәзрәтнеке.
– Мине шунда бирәләрмени?
– Белмим тагы. Җизнәң шулай дип әйткәние әйтүен.
Кузгалып киттеләр. Бераз баргач, бер йортка камчы сабы белән төртеп күрсәтеп, Сафиулла: – Ә менә бусы Галиәсгар җизнәң белән Газизә апаңнар йорты булыр,– диде.
– Мине шушында илтәсеңмени инде син, Сафиулла абзый?
– Башта үзебезгә төшәбез әле. Аннары, аннары…
Ниһаять, туры ат чаттан бер тыкрыкка борылды да җыйнак агач йортның капка төбенә җитеп туктады.
– Әлхәмделилла! – диде Сафиулла һәм, авыр гына кузгалып, чанадан төште, бияләйләре белән шап-шоп иттереп, өс-башын какты.
Аның сүзен Фатыйма:
– Аллага шөкер, – дип куәтләде.
Башта малай, аннары хатын, чыбылдык астыннан иелеп чы- гып, карга аяк бастылар. Аларның аяк астында кар шыгырдады.
Малай кар сарган утыртма куак читәнне, аның буена көрәп өел- гән кар көртен, түбәсез, кыйшайганрак капканы, аның нәкышле келәсен, бер тәрәзә төбендәге яран гөлен күзеннән кичерде.
– Ай Алла, күрче, бар дип тә белмиләр, – дип сөйләнде Сафиулла. – Кая олактыгыз? – дип кычкырды. – Ачыгыз җәт- рәк! – Ул кече капканы шыгырдатып ачты һәм, тагын риза булмыйча: – Җүннәп карын да көрәп куймаганнар, – дип сук- ранды.
Ачык капкадан бер эт йөгереп чыкты да аяк астында буталырга тотынды, чананы иснәштергәләде дә, малайга карап, юаш кына өреп куйды. Малай ятсынып кына аның сыртыннан сыйпады.
Тәрәзәдә хатын-кыз йөзе чалынды. Шундук ишек ачылган, кар шыгырдаган авазлар, хатын-кыз, ир-ат тавышы ишетелде:
– И-и…
– Кайттылар!
– Сөбханалла!
– Көтә-көтә көтек булдык инде…
Кече капкадан иң әүвәл яланөсле, башына шакмаклы, чуклы шәл генә бөркәнгән бер хатын килеп чыкты да:
– Нихәл кайттыгыз соң? – дип эндәште.
Сафиулла аңа кырыс кына:
– Ару гына әле, – дип җавап бирде.
– Иншалла, иншалла, – дип сөйләнде әлеге хатын һәм, малайны абайлап, Фатыймага: – Шәкерт малай шушымыни инде? – дип сорады.
– Кем булсын тагын? – диде Фатыйма, аны баштанаяк күзәтеп. – Берәр биләмгә җыендың мәллә – чулпы чыңлатып йөрисең?
– Ә-э, биләм кайгысые! Йортны кем тоткан дип беләсең?
– Әйдә, Габдуллаҗан, – диде Фатыйма һәм малайны ишегалдына, аннан өйгә әйдәп кереп китте.
Башына камалы бүрек, өстенә җилбәгәй җибәреп кайры тун кигән бер ир-ат, авыр гына күтәреп, олы капканы ачып куйды да, йөгәненнән тотып, туры атны эчкә әйдәде.
– Ну, Гатаулла, бу карны көрәп куйсаң, кулың тартышыр идеме? – диде Сафиулла.
– Көрәгән инде аны, әти. Тагын салган ич.
– Сала инде ул, салмый ни! – Сафиулла әлеге хатынга: – Нәрсә син яланөс йөрисең монда? Суык тисә, синең җәфаң кирәк ди! – дип эндәште дә кулыннан салган бияләе белән аның артына шапылдатып алды. – Бар, чәеңне куя тор! Аннан ары кара аны: ахшамнан соңга мунча өлгергән булсын! – дигәч, толыбын салып, кулын әледән-әле тыны