ята иде. Бәлки, ул Кәүсәрия белән минем төнге пышылдашуларыбызга шаһит булган субайдыр әле?
Субайны кисүче кеше мине күрми әле. Ә мин сиздерергә ашыкмыйм. Үткәннәр турында уйлану татлы иде. Үткәннәр турында гынамы? Киләчәк тә уйландыра. Әнә яңа урынга яхшы зират әзерләп куйганнар. Ул зиратны карап үткәндә, мин Киләчәк атлы чая егетнең Үткән дигән картка шактый игелекле, мәрхәмәтле каравына сөендем. Зират тирәли таш койма тотканнар: урта бер җирендә тимер капка, аның түбәсендәге кыска яшел манара сымак биеклеккә җиздән кисеп ярым ай, ә капка төбенә алюминнан ясалган ана сурәте бастырып куйганнар – Казандагы Татар зиратындагыга охшатыбрак, һәммәсе дә мөселманча. Зур ихтирам, нечкә зәвык, пөхтә осталык, яхшы исәп белән. Эчтә, нивелир белән тигезләгәндәй, туп-туры тезелеп киткән каберләр. Игезәк каберләр. Койма буйлый өч рәт тезелешеп торалар, һәркайсының өстендә исемнәре язылган бертөрле таш. Бер якта исемсез каберләр тезелешеп тора.
Ә чүмечле трактор һаман эшли, яңа каберләр казый; иске зиратны бөтенләе белән күчереп бетермәгәннәр икән әле.
Һәр халыкның үз үткәненә һәм киләчәгенә карашы зиратында ачык күренә шул.
Кешеләребезнең үз киләчәкләренә ныклы ышанычы, какшамас мөнәсәбәте нинди икәне яңа зиратта сүзсез чагыла.
Станциянең соңгы субаен электр пычкысы белән кисеп яткан кеше Каһир иде, шундук таныдым. Ярдан аягы астына төшкән күләгәмне шәйләп, ул күтәрелеп карады һәм таныды. Безнең бер-беребезне танымаска хакыбыз юк кебек иде.
Авыл халкы бирегә «Таш чишмә» суын алырга килә иде. Шуның сукмагыннан (сукмагын калын чирәм каплаган, ә чишмә үзе юк икән инде), вак-вак атлап, түбән төшәм. Аяк астында кар шыгырдаганын ишетәм күк. Юк, кар түгел, ә чын күннән тегелгән туфлием шулай шыгырдый икән. Беләгемә эш эшләп сөялләнгән учы белән Кәүсәрия таянган сыман. Юк, ул таянмаган шул, кулымда чикләвек куагы таягы, килешли юлдан алган идем. Менә бу урында Кәүсәрия белән башларыбызны ия идек тә, очрашуыбыз шаһиты булган станция безне үзенең җылы канатлары ышыгына ала иде.
Кәүсәрия…
Каһир белән озак карашып торганнан соң, кул кысышып исәнләштек. Тик, байтак гомер узса да, кайчандыр арабызда булган салкынлык эремәгән икән. Хәер, хәзер инде без дус та, дошман да түгел.
Каһир пычкысын яртылаш киселгән субайдан аерды да сүндереп куйды.
Станция астындагы мин белгән ап-ак ташларны ком, ләм баскан, ул кипшеп яргаланган, урыны-урыны белән анда чирәм, кырлык үләне, кычыткан үсә. Агач череге тузаны, пычрак кәгазь, йомычка, эре эшләпәле тутык кадаклар, тәмәке төпчекләре, йонлы май касмаклары белән капланган кызгылт җирдә аркылы-торкылы егермеләп субай аунап ята. Чокырда инде соңгысы гына тырпаеп калган. Хәрабәнең урта бер җиренә турбина шарламасының юан корыч юллыгы авып төшкән. Чиреген ләм күмгән, ул, карт нарат кайрысыдай, тутык катламнары белән капланган. Галәмәт юан калибрлы, капонирдан көпшәсе генә күренеп торган гаубицаны хәтерләтә. Кая төбәлгән? Кая атарга тора? Хәзер менә Каһир