Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том


Скачать книгу

көрәш корбаннарының берседер һәм, әлбәттә, соңгысы да түгелдер әле. «Соңгысы түгел?» – дип уйладым мин кинәт. Ә минем корбаннарның дәвамы буласым килми иде.

      Миңа егерменче яшь иде. Гомеремнең икенче яртысы шулай башланды.

IV

      Кич белән, төнгә каршы, пароходта юлга чыктым. Иртән Балык Бистәсе пристаненда төшеп калуга, райкомга кердем, секретарьга мөһерле пакет тапшырдым. Моны Әбҗәлилов кушты.

      Секретарь Мирсәяф Янышев шактый кырыс кеше икән. Сорашмады, белешмәде, пакетны ачып, дәшмичә генә укыды, икеме-өчме тапкыр аерылып миңа карап-карап алуыннан укыганының минем хакта икәнен төшендем. Бүлмәдәге һәммә урындык, диван, секретарьның креслосы күн белән тышланган, элгечтә – кыршылып агарган күн пальто, аннан өстәрәк – күн фуражка. Секретарьның кырыс йөзе дә күннәндер кебек. Дулкын-дулкын чем-кара чәче, чал бөртекләр, бөртекләр генәме соң – чал учмалар аның йөзен талчыккан итеп күрсәтә. «Шактый кайралган каеш күренә бу!» – дип уйладым. Ирексездән үземнең җәен-кышын салмый кигән күн пиджагыма карадым. Ул да кыршылган, агарган икән инде.

      Тапшырган кәгаземне укыгач, секретарь папирос кабызды, куе төтен аша күзен кысып һәм маңгаен җыерып, тагын, бу юлы озаклап, миңа карады. Шул ук вакытта ул ниндидер төймәгә басты, ахрысы, алгы бүлмәдә кыңгырау чыңлады, секретарь хатын керде.

      – Иптәшкә кунар урын әзерләгез, – диде ул аңа.

      – Ул авыл шулай еракмыни? – дип сорадым.

      – Барып җитмәслек җир юк.

      – Рәхмәт, мин кузгалам.

      – Ашыкмагыз. Башта чәй эчик… Кашканы җиксеннәр! – диде ул, башын күтәрмичә генә.

      Секретарь хатын «ярар» дип чыгып китте.

      Бераздан ул көмеш утыртмалы ике стакан белән куе чәй кертте. Янышев, креслосыннан торып, миңа каршы утырды, нечкә каеш белән буган аксыл киндер френчының изү төймәсен ычкындырды, эчтә тельняшкасының зәңгәр сызыгы күренде.

      Шикәр салып, Тула печеньесы капкалап, чәй эчтек.

      – Моряк идегезме әллә? – дидем мин, аның сөйләшмәвенә бераз авырыксына башлап. Ул җавап бирмәде.

      Чәй эчкәч, секретарь френчын төймәләде, чөйдән фуражкасын алып киде. Кузгалырга кирәклеген аңладым. Ә ул озатырга уйлады, ахрысы. Баскычтан аскы катка төшкәч, ул мине райком бинасына каршы мәйдандагы озын бүрәнәгә бәйләнгән акбүз атка таба әйдәде, килеп җиткәч, аркалыкны, камыт бавын карады, дилбегәне чиште. Миңа тоттыра икән дип уйласам, юк икән, тарантас рессорын шыгырдатып, күн утыргычка үзе менеп утырды.

      – Матрос Маркинны беләсезме? Белә торгансыздыр, – диде ул, түбән башы Камага барып төртелгән урам буенча югарыга таба кузгалгач.

      Бу юлы мин эндәшмәдем. Беләм, әлбәттә. Болай да билгеле нәрсәне нигә җөпләргә? Шушында аның сүзгә саранлыгының асылына төшендем: ул кирәкле санаган сүзен, фикерен генә әйтә, иң кирәген генә сорый икән. Димәк, ул легендар Маркин флотилиясе матросы булган. Район үзәгеннән, аннары ике үр уртасындагы үзәнгә урнашкан кызыл чиркәүле Анатыш дигән рус авылын үтеп, иркен кырга күтәрелгәч, ул фуражкасын, френчын салды, тельняшкасының җиңнәрен сызганды. Атны юрттырып җибәргәч,