Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4


Скачать книгу

халык мәнфәгате хакына җанын аямый яшәгән Нәфисә һәм аның ишеләрнең картлыгы социализмның котсыз читлегендә тарсынып үтәр иде. Чөнки, гәрчә, әйтик, аларны шактый гына тук тормыш сөреп ята дип уйласак та, ишегалларына кердең исә, язын-көзен тездән пычрак, кышын җәяүләп кенә йөрерлек тар сукмак, ашар-эчәрләренә талон, хуҗалык товарлары алыйм дисәләр, авыллары белән җыйналышып, шау-гөр килеп, тавыш-гауга күтәреп, лотерея уйнау, мал-туар асрарлык печән-мазар, салам теләсәң, һаман да шул бетмәс-төкәнмәс рәисләр алдында бил бөгүләр… Заманында синең ил өчен бил баглап эшләүләрең күптән онытылган, сине санлаучылар, фидакярлегеңне исләрендә тотучылар юк дәрәҗәсендә. Нидер сорасаң яки хокукыңны кайгырта башласаң, тыңламасалар, гозереңне аяк астына салып таптаганга гарьләнүне белдерсәң, «Син кем әле, причём монда мин, панимаешь!» дип кенә җибәрәләр. Соң, җибәрсәләр җибәрсеннәр инде! Моңа Нәфисәнең атасы Гомәр ага Бәширов бүген ни әйтсен соң, бу оятсыз төстә явызланган дөньяны ничек төзәтеп бетерсен? Моңарчы әйткәннәре җитмәгәнмени? Заманында ничек кенә әйткән инде ул! Караңгы заманның котырынган чорында аның «Намус» романына Сталин премиясе бирелгән икән, моннан бүген ниндидер хилафлык эзләүчеләр шактый гына ялгышалар.

      Гомәр Бәширов иң кирәкле вакытта иң кирәкле роман язган – «Намус». Намус! Язучы – заман кешесе, заманның боерыгына бил бөгүче, халык көткәнне бер җәйләүгә туплаучы. Кулында ни чыбыркысы, кесәсендә ни мөһере юк кеше. Ләкин… Ләкин үзе яшәгән заманга ул хуҗа. Вакытында бөтен дөньяга татар халкының гап-гади бер намуслы кызы тормышын Ватан нигезендәге ташларның берсе сурәтендә күрсәтеп биргән Гомәр Бәширов шул ук кешеләрнең хәзер тормыш төпкелендә калганлыгына җавап тотарга тиеш түгел инде! Ул безнең татар халкы холык-фигыленең үрнәген тарихларда ятларлык итеп язып бирде, һәм шушылай язуы белән үзен язучы буларак үрнәк сыйфатта тәкъдим итте. Сталин булып Сталин «Намус» романын үз исемендәге премиягә тәкъдим иткән икән, моннан ниндидер гаеп эш эзләү, ягъни Сталин премиясе алуга дучар ителүне әсәрнең бәһасе шулкадәр генә дип расларга маташуны баштанаяк кире кагарга кирәк. Чөнки ул заманда башка премия юк иде. Хәзер кире кайтып, «Намус» романы үз вакыты өчен дә Ленин премиясенә лаек булган дисәм, кем каршы килер икән?

      Әллә без бүгенге эт тормышының сәбәпчесе булган һәм кеше вә халыкларны бугазыннан буып тоткан тоталитар сәясәткә нәкъ үз вакытында, нәкъ кирәк чагында ялагайлана алганнары өчен генә шул премияне алган язучыларның кем икәнлеген белмәдекме?

      Безнең милләтнең иң зур һәм иң гадел бизмәне Тукай дибез икән, шуңа турылыклы калып, язганнарыбызны Тукай белән үлчәү иң гаделе булырдыр. Гомәр Бәширов язганча, матур, әдәпле, тугры яшәгәннәр икән, моның бүген кемгә хаҗәте бар? Онытылсыннар! Алар – юк. Колга алтын яисә орден бирмиләр. Колны күрмиләр. Колны фәкать камчы очы гына яки сүгенү сүзе генә эзләп таба. Ахыр килеп, кол икәнсең, син шуңа лаексың инде, туган. Ә без, татар халкы, әллә ниткән хәерләргә мохтаҗ түгелбез әле, шуңа шөкер итәргә кирәк.

      Әйе, шөкер итәргә.