Әйтик, бишек җыры белән күңелгә кергән, канга сеңгән Тукайны бөтен төрки кешесе белә кебек. Ләкин кешеләр, Тукай дигән бөек могҗизаның серенә, асылына төшенергә дип, Кырлайга бара, аның «Шүрәле»се рухын тоемлар өчен, Арча ягы урманнарына кереп китә… Тукайны эзли. Тукай бар өмете, бар ышанычы белән шунда – Кырлай ягында. Халык үз мәнфәгате өчен илһам көчен кызганмаган, изүгә нәфрәте белән буылып үлгән Тукайны эзли, таба, аңлый… Аңлый дигәч тә… якынча. Фәкать якынча гына!
Икенче бер могҗизабыз булган Муса Җәлилне аңларга теләп, соңгы вакытта Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылына барулар күбәйде. Язучылар, сәнгать кешеләре, балалар… Каян килгән Мусага бөтен дөньяны таңга калдырган корыч рух – аяусыз каһарманлык, соклангыч шигърият. Шуннан, туган җиреннән, балачак иленнән!
Мусаның унөч яшьтән ялкынлы шигырьләр яза башлаганын беләбез. Аның шигърият диңгезенең беренче чишмәсе Оренбург төбәгендә саркып чыга. Унбиш яшьлек Муса Җәлилов, йөрәген уч төбенә тотып, туган халкы хакын хаклый башлый. Шунда соңгы тамчы канына кадәр кала. Көрәшче, җиңеп чыккан көрәшче булып кала. Үлем каршында елмаеп.
Аның турында күпләр язды. Үзебездә дә, чит илләрдә дә. Җәлил ул инде «Моабит дәфтәрләре» генә түгел. Сөю һәм нәфрәт тулы шигърияте белән генә көрәшми. Ул каһарман тормышы үрнәге белән дә көрәшче. Аның турындагы һәр яңалык зур кызыксыну уята. Риваятькә тиң буларак, аның турын- дагы яңалыклар үз чиратын көтеп тора әле. Аларны туктау- сыз эзлиләр һәм табалар. Билгесез шигырьләрен, аларның үлемсез тәгъбирләрен. Моның ахыры бармы икән? Халык рухының табигатен, көчен, фәлсәфәсен белеп бетереп булмый. Шуның кебек, халык рухын гәүдәләндергән шагыйрь-көрәшчене дә бер мәкалә, бер роман, бер тикшеренү белән генә ахырынача аңлап бетерүе кыен. Ә беләсе килә. Күңел яңалыклар көтә.
Муса Җәлил Гази Кашшафның игелекле, иманлы бер кеше – тәнкыйтьче галим, тугры иптәш икәнлеген алдан күрә белеп, үз әсәрләре язмышын кайгыртуны аңа васыять иткән. Һәр останың, әгәр ул чын оста икән, билгеле, үз шөгылен тапшырыр шәкерте була. Гази ага Җәлил фәне сукмагына Рафаэль Мостафинны да бастырды. Ә шәкерт, – әгәр ул ихлас шәкерт икән, – бик тиз мөстәкыйльлек ала, остазы юлыннан аягын ныклап басып китә. Ә кайвакытны оныта да.
Рафаэль Мостафин Җәлилнең шигырь юлларыннан аның көрәш юлына төште, сугышчы, тоткын, антифашист үткән юлның һәр карышын диярлек энә күзеннән, үз аңыннан кичерде. Бу хакта ул үзе болай ди: «Мин күп еллар буена шагыйрьнең чит илләрдә җуела язган эзләрен эзләдем, аның фашист тоткынлыгындагы тиңдәшсез батырлыгы турында материаллар җыйдым, Германия Демократик Республика- сына һәм Көнбатыш Германиягә бардым, берничә мәртәбә Берлинда булдым. Икенче удар армиянең сугышчан юллары буйлап та уздым, Муса газап чиккән лагерьларның хәрабәләрен эзләп таптым». Бу эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып, 1971 елда «Герой-шагыйрь эзләреннән» дигән китабым басылып чыкты».
Каһарман шагыйрьнең киләчәктә үлеме дә җыр булып яңгырыйсы тормыш башын тасвирлап, Рафаэль Мостафин Җәлилгә буыннар