маңгаена куймадым. Чөнки Лев Гумилёв без татар халкы турындагы хакыйкать өчен җан аткан мәшһүр затларның берсе булса, әйткән әлеге сүзләре Мөхәммәт Мәһдиев кебек асыл кешеләребезнең кылган гамәлләренә бик туры килеп тора.
Очсыз-кырыйсыз тарихыбыз гавамында халкыбызның иман Кәгъбәседәй ике олугыбыз булган инде: Мөхәммәт пәйгамбәребез белән борынгы ханыбыз-юлбашчыбыз Олуг Мөхәм- мәт.
Әлбәттә, алар белән Мөхәммәт Мәһдиев арасы бик ерак. Шулай да, шулай да… без үз заманыбызда бөтен халкыбызны мөкиббән иткән әлеге язучыбызны бүген дә, буласы көннәрдә дә кабат-кабат яд итәрбез әле.
Ни өченме? Чөнки ул, чәчмә әсәрләрен яза башламас ук, әллә ниткән мәкаләләрендә үк без болгар-татарларның, безнең мәгърифәт әһелләребезнең кемнәр икәнен, халкыбызның гаять укымышлы икәнлеген тора-тора яза иде.
Мин бу абзыйны, студент чакларымда күрсәм дә, ишетеп кенә белә идем әле. Мин ул чакны – журналистлар факультетындагы әтәчләрнең берсе. Тулай торактагы егет-кызлар, татар теле бетә, дип җан атып йөриләр. Мин ул чакны китапханәләрдән башым чыкмый укып ятам. Икенче курстан ук Татар радиосының күпмедер мәгълүм бер кешесе идем инде. Ул вакыт Яшьләр тапшыруы редакциясе мөхәррире Фарсель Зыятдиновның ниндидер бер ышанычлы – әйтте исә үти торган бер малае. Шунда йөргәндә, Мөхәммәт абый белән очрашып, сөйләшеп торганнарым исемдә.
Юк, мин аның лекцияләрен тыңлаган малай түгел. Ул чагында татар бүлегендәге лекцияләр, кичәләр миңа ят иде. Чөнки мин – русча журналистикада укыйм. Укыйм да – эчтән генә әйтеп йөрим инде: күрерсез әле, күрерсез.
Берзаманны остазым – аңа Муса Җәлил турындагы курс эшләремне укып та тормастан «бишле» генә куеп барган кеше – каһарман Гази агабыз Кашшаф чәй дә эчә белмәгән урыс-марҗаларга гаҗәеп бер сабак бирде: уңнан сулга таба теләсә нинди сүзләрне күз иярмәс җитезлек белән – яшен яшьнәве тизлеге белән кара тактага шултиклем дә языплар күрсәтте ки, миннән калган һәркем «Аһ!» итте.
Ә минем исне китерә алмый инде. «Болай да билгеле ич инде!»
Шундый «болай да билгеле ич инде» дигән сабакны миңа берзаманны Мөхәммәт Мәһдиев тә бирде.
1968 ел. Март. Моның Вакыйф Нуруллин повесте белән бергә 1968 елның март аенда «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повесте нәшер ителде. Гариф Гобәйнең «Замана балалары»ннан соң мине шаккатырган әсәрләрнең берсе. Бу вакыт, әйткәнемчә, күпмедер әҗер хакына татар радиосыннан аны-моны сөйләп йөргән вакытым. Моның белән сөйләшеп, микрофонны авызына терәп сөйләттермәкче идем. Факультетыбыз коридоры буенча килә. Безнең монда кыл уртадан йөргән чагыбыз. Ә бу дивар буенча гына бара. Гозеремне белдергәч:
– Мин шунда әйтеп бетердем инде, – диде дә – бетте.
Еллар үткәч кенә төшендем: ул курыккан. Атасын бетергәннәр, әз генә үз фикерен белдердеме, моның үзен дә көтеп кенә торганнар, күрәсең.
Берзаманны Президент Минтимер Шәймиев Лаеш районындагы Имәнкискә авылын узып, бераз барган җирдә Сабан туе үткәрде. Килеп төштем. Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев утыралар инде. Матур