Ахат Гаффар

Юл. Романнар, хикәяләр


Скачать книгу

antiquum litera prima sonum – беренче хәреф үз мәгънәсен югалтты.

Латинчадан

      Кылганнары өчен әҗере бирелер.

Коръән (7:179)

      Мне отмщение, и Аз воздам.

Евангелие

      Үлемнән соң да яшәү бар бит әле.

М. Җәлил

      Беренче кисәк

      ҖИР АСТЫНА

I

      Сандугач бишенче төн оча иде инде. Алдагы көнне ул үзенең юлдашлары белән диңгез буендагы кыялар ышыклаган эссе иңкүлектә ял итте. Һәрьяктан куркыныч янады. Күк гөмбәзеннән лачыннар югалып тормады. Кошлар арасыннан берәр корбан эләктерсәләр, ярдан ерак булмаган текә кыялы ялангач утраучыкка кунып ашыйлар. Җирдә исә сандугачларны еланнар сагалый иде.

      Алар, айсыз, ләкин аяз күкле төнне ярып, Крит дигән утрау юнәлешендә очалар. Анда кыска гына вакытка тукталыш ясыйсылары, тукланып та тормастан, яңадан юлга чыгасылары бар. Ул утрауга кадәр озак очасы. Төне буена һәм көннең байтак өлешен һавада үткәрергә туры киләчәк. Ара ерак, юл авыр. Кайбер кошлар барып та җитмәс. Тик алар моны белмиләр әле. Бар ышанычлары канатларында. Юлга кузгалганчы, алар үз канатларын яхшы ныгыттылар.

      Сандугачның үзе дөньяга килгән туган ягына беренче тапкыр әйләнеп кайтышы. Ул анда очарга, үзе яшәгән тирәлекне танырга өйрәнгән, әмма бер тапкыр да сайрап карамаган иде әле. Юлдашлары да нәкъ шулай. Сандугачларның бу төркемендә яшь тә тулмаган бала кошлар гына. Һәммәсе дә – ана кошлар. Алар юлга үзләренең булачак парларыннан соң җыйналып кузгалды. Булачак парлары юлга аларга караганда алданрак чыгып китте. Иң соңыннан аларны дөньяга китергән элеккеге әти-әниләре очачак: башта аталары, аннары аналары. Гомер-гомердән килгән гадәтләре шундый. Хәер, хәзер инде алар да юлдадыр. Туган җирләрендә аларны кунып сайрар таллары, туй җырлары, куаклар арасында бер-берсе белән кавышасы аулак урыннары, оя кору мәшәкатьләре һәм бала чыгару, аларны үстерү, очарга өйрәтү авырлыклары көтә.

      Йолдызлы биек күк йөзе сандугачның күзенә ачыклык, җанына тынычлык, ә төнге киңлек канатларына ышаныч, көч бирә иде.

      Ләкин төн урталары тирәсендә ул һәркайсы үзалдына тезелешеп очкан кошлар көтүеннән аерыла язды. Ачык диңгез өстендә каршы яктан килгән давылга очрадылар. Кошларны шундук калын болытлар һәм куе караңгылык чорнап алды. Аста диңгез чайкала, дулкыннар дулаша, шаулап ишелеп төшә. Йолдызларны тыгыз болытлар каплады. Караңгылыкны күз чагылдыргыч яшеннәр телгәләде, озын-озак итеп күкләр күкрәде. Болытлар арасында сандугач кайчакны иптәшләрен шәйләп алгалады. Яшен балкышлары кошларны ал, зәңгәр, шәмәхә төсләргә манчый иде. Балкышлар сүнгән мәлдә, алар үзләренең күләгәләре сыман каралып калалар да күздән югалалар. Ә кайберләре түбән төшеп китәләр, һәм аларны дулкыннар йота.

      Көчле, дымсу һава агымнары сандугачны әледән-әле артка алып ташлады. Тик бу аның күңелен төшермәде, җанына курку иңдермәде. Ярсу җил арттан иссә, күпкә начаррак, хәвефлерәк булыр иде. Юл уңаендагы тымызык җил бер хәер әле. Ә давылга килеп эләккән вакытларда,