Ахат Гаффар

Юл. Романнар, хикәяләр


Скачать книгу

җентекләп сөйләмәде. Ул анда кеше сыйфатын югалтмады – менә ни мөһим. Ахырынача кеше булып калу өчен, кайбер очракларда дәшмәскә дә кирәк. Югыйсә ары таба яшәүнең мәгънәсе калмый. Башкалар белергә тиеш булмаган соң дәрәҗәдәге кешелексез газап турында сөйләү – бала кулына кылыч тоттыру белән бер.

VII

      Балык койрыгын селкетеп алды. Әйтерсең лә Чаныш белән Кадрәкнең хәтерен истәлекләр сөлгесе буенча кире кайтарды. Сөлгенең бер очы аларның гомер бишекләренә ябылган, икенче очы каберләренә асылынып төшкән кебек иде. Чаныш моны бик ачык төстә күз алдына китерде. Ул сөлгенең баш-башлары, канга манып алган сыман, кызыл киҗедән тукылган. Чаныш хәтерендәге җилләр сөлге башларын байрак шикелле җилфердәтте. Чаныш белән Кадрәкнең күпме гомере шундый байраклар астында йөреп үтте. Сөлгенең кызыл башлары аларның вөҗданнары шикелле үк ак һәм керсез чуптар тукыма белән тоташкан. Чаныш тар, озын чуптарның нык киндер җепләрен аермачык күргәндәй булды. Киндер җепләрнең үзара аерылгысыз, ишелеп-ишелеп үрелеше аның һәм улының таза гомерләре, рухлары тукымасын тәшкил итә.

      Ул үзен, балыкка атланып, шул гомер сөлгесе буенча барган улының артында тора дип түгел, бәлки аны соңгы чиккә җитүдән саклап, аның каршысында тора дип күз алдына китерде. Кадрәкнең үз янына килеп җитүенә шатланган сыман:

      – Ничек суң? – дип сорады.

      Кадрәк җиргә шуып төште, чалбар артын каккалады да:

      – Күнекмәгәнгә күрә бераз арытты, – диде.

      – Ярый. Балык та ял итсен.

      – Мондый кысанда ял итәрсең, бар! – диде Кадрәк, балык кереп калган подвалга ымлап.

      – Ул чагында аны иреккә җибәрергә кирәк.

      Кадрәк балыкның зурлыгын чамалады.

      – Көчебез җитмәс шул.

      – Бераз көчәнсәк җитәр, җитми ни… Ә синең уха ашыйсың килмиме суң?

      – Килә дә бит… моны нәрсәгә салып пешерәсең? Безнең андый казаныбыз да юк. Подвалда гына килеш пешермәссең инде тагын. Шулай булгач, ыштаныңны сал, әти.

      Улының сүзен аңламыйча, Чаныш җитди төстә:

      – Нигә? – дип сорады.

      Кадрәк коры гына көлеп җибәрде.

      – Балыкны ыштаның белән сөзеп алабыз да суга җибәрәбез. Йөзсен әле туйганчы.

      Чанышка улының болай шаяртуы ошады. Авызын ачып көләргә теләде, тик тавышы-ние чыкмады. Ул шулай гына көлә ала иде инде. Аның каравы шадра йөзе ачылып китте. Атасының көлүен, елмаюын Кадрәк карга миләше белән ышкып ялтыраткан җиз самавырга тиңли иде. Шадралары исә самавыр йөзендә ялгыш бәрелүләрдән калган чокырлар белән бериш кебек.

      – Ярый суң, – дип килеште Чаныш. – Тик менә чалбар балагының тез турысы ертылды бит әле – балык шуннан чыгып шылмас микән?.. Шулай булгач, балыкны суга кире җибәрүдән гайре чара калмый.

      – Ай-һай!.. – диде Кадрәк.

      – Дәрман булмаса да, акыл бездә буа буарлык. Җаен тапсаң, кыр кәҗәсен дә савып була. Ничек уйлый-сың?

      – Акыллылар белән хәзер дөнья тулган. Тик күбесе – эш дигәндә кашык тотучылар, – диде Кадрәк, кашын җыерып.