ияртеп, күбрәк урамда яки кеше абзарлары артында йөрергә ярата… Йортта бары ала каз гына кала. Ул көн буена ялгыз, һәм кичкә кадәр аның тавышы чыкмый. Йә ул ишек төбендә башын сыртына салып йоклап ята, йә йорт алдында бәбкә үләнен ялкау гына йолкып әрле-бирле йөренә, тагаракка салып калдырган суны килеп борыны белән шапырдатып ала яисә, кая барырга белмәгәндәй, бәрәңге бакчасына кереп китә дә, түтәлләр арасыннан муенын сузып, башын әле бер якка, әле икенче якка кырын салып, нәрсәдер көткәндәй, озак кына каранып тора.
Бу җәйге озын көндә берүзе калып вакытын үткәргән ялгыз каз нәрсәләр турында уйлый, күңелендә аның нинди моңсу, нинди сагыш ята? Кем әйтә алсын, аның кайгысын кемнең тыңлаганы бар? Әмма бичара казның ялгызлыктан эче бик поша булса кирәк, һәм бу бер дә гаҗәп түгел.
Менә яз килде. Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. Бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. Җир өсте көннән-көн үсә, куера барган яшь үлән белән түшәлде һәм кояшка карап йөзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. Ул чәчәкләргә, билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар… Ак, сары, кызыл-чуар купшы күбәләкләр, туй вакытында яшь килен тирәсендә куштанланып йөргән кызлар шикелле, бал корты белән кавышкан чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар. Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр, туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрдә туктаусыз сайрап торалар. Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җилпенәләр.
Бу туйда берәү дә ялгыз түгел, һәр җан иясенең ише бар. Һәр җан иясе ана була, бала үстерә. Әнә кайбер кошлар инде симез кортларны, сыртларыннан тешләп, ояларында чыр-чу килгән зур авызлы, ялангач башлы чебиләренә ташыйлар. Менә Машаның ак кәҗәсе берьюлы ике бәрән китерде. Бәрәннәр, аяклары җиргә тияргә өлгермәс борын, ишегалдын бер итеп сикереп, чабып йөри башладылар. Карт кәҗә, «тапкач, баланың шундыен табарга кирәк!» дигәндәй, горурлы мактану белән дөньяга карый, тик масаеп сакалын гына сыйпап куймый. Әнә тавыкларның җыйнавына берәү булса да, үз-үзенә исе китеп йөргән тәкәббер әтәчләре бар. Ә ала каз ялгыз, аның үз ише юк. Ул күкәй дә сала, бала да чыгара алмый. Башкаларның бәхетле яшәүләрен, үзенең шундый аяныч хәлен сизгән казның эче пошмыймы соң? Һичшиксез, эче поша, йөрәге яна торгандыр.
Маша, эштән кайткач, кичен, ишек төбенә утырып, кәҗәсен, тавыкларын янына җыеп ашата. Ала каз да шунда була. Тик ул сөйләнүдән бушамый. Әрсез тавыклар, аның тирәсендә бәргәләнеп йөреп, бер-берсенең авызыннан өзеп, орлык чүплиләр, ә ул һаман сөйләнә. Дәртсез тавыш белән, муенын җыерып, мескен булып сөйләнә, үзе әледән-әле килеп Машаның аякларына ышкына. Гүя ул озын көн буена ялгыз булуыннан, беркемнең дә аңа сүз катмавыннан, башкалар үз ишләре, балалары белән гамьсез чүкердәшеп вакыт үткәргәндә, ул күңелсез авыр уйларга чумып, эч пошудан үзен кая куярга белмичә аптырап йөрүеннән, кыскасы, үзенең бәхетсезлегеннән зарлана.
Маша аңа кызганып