Амирхан Еники

Әсәрләр. 1 том


Скачать книгу

нәрсә турында икәнен белмичә, аны колхоз идарәсенә күтәреп барды. Анда кәгазьне укыдылар һәм телсез калдылар. Беренче теләк карттан ничек тә яшерергә тырышу булды, эчләреннән генә ачыкавыз сельсовет секретарен да сүгеп ташладылар: ничек ул шушындый кәгазьне абайламыйча туп-туры үзләренә җибәргән?.. Ләкин идарә уртасында таягын идәнгә нык терәп, ике учлап тотып торган Локман картның аяусыз сораулы, хәрәкәтсез күзләреннән бернинди ялган-хәйлә белән котылырга мөмкин түгел иде. Председатель Суфиян, кечкенә сары кәгазьне күзлеге тирәсендә әйләндергәләп, тагын бер кат укыган булып:

      – Бу, Локман бабай, Батырҗан турында икән, – диде.

      – Хуш! – диде карт, күзләрен председательнең йөзеннән алмыйча.

      – Менә шул, Локман бабай, бик үк күңелле нәрсә язмаганнар монда… Батырҗан ранин булып госпитальгә кергән икән… Кызганыч, әйе…

      – Әйтеп бетер, энем!

      Председатель кәгазь кисәген өстәлгә куйды һәм күзлеген ике куллап акрын гына салды:

      – Тагын нәрсә әйтим сиңа, бабакай, хәзергә әйтердәе шул гына… Була бит инде ул, үзең дә беләсең: сугыш…

      Картның сул як бите дерт-дерт селкенә башлады, ул аз гына тын алмыйча авызын ачып торды да сорады:

      – Батырҗан… үлгәнме?..

      Председатель, ниһаять, башын иде, картның мәрхәмәтсез сорау белән төбәлгән усал карашы аның чын уен, гүя кадак суырган шикелле, аяусыз тарта иде, һәм ул яшерергә көче җитмәсен сизде. Кинәт аның йөзенә куе кызыллык йөгерде, муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты, уң кулын чытырдатып йомарлап маңгаена күтәрде.

      – У-у-у… бәдбәхет сволочьлар, нинди асыл егетебезнең тагын башын ашадылар…

      Хатын-кызлардан кемдер, кычкырып үксеп җибәрмәс өчен, идарәдән уктай атылып чыгып китте.

      Локман карт, акрын гына чигенеп, артындагы эскәмиягә утырды һәм шунда ук җәһәт кенә кире торды.

      – Юк, булмас, ялган бу! – диде ул һәм хәлсез кулы белән таягын шак иттереп, идәнгә сугып куйган булды. Бер мизгелдә ул Батырҗанның үлгәнен һичшиксез белде һәм шул ук мизгелдә үлү хәбәренә кырт кисеп ышанмады, юри үч итеп ышан- мады.

      Хәбәр бик тиз авылга таралды. Батырҗанны кызганып, Батырҗаннан да битәр карт белән карчыкны кызганып, чын-чыннан кайгыртучылар күп булды, көн саен хәлләрен белергә, җылы сүз әйтеп юатырга килүчеләр бусагаларыннан өзелмәде. Шәмсинур әби, телдән калып, урынга ятты, әмма карт, һаман башын чайкап, кешеләргә генә түгел, үзалдына да «юк, ялган бу!» дип йөри бирде. Мондый катгый рәвештә чынны инкяр итү олы хәсрәткә каршы торырлык аның бердәнбер йөрәк көче иде. «Әйе» дип килеште исә, ул үзе дә юкка чыгарга, бетәргә тиеш кебек иде.

      Ләкин Локман карт күпме генә тискәреләнеп маташмасын, чынлык аның аңында атналар, айлар үтү белән акрынлап ныгый барды һәм сугыш беткәннең икенче көнендә әлеге ышанмау кинәт юкка чыкты. Батырҗан үлгән, кайтмый, юк ул – менә мәрхәмәтсез хакыйкать шул, һәм бу хакыйкать белән карт ахырда чарасыз килеште. Килешүе дә булды – ул үзен фани дөнья белән дә һәртөрле алыш-биреше