ул берничә ел азапланды, берничә мәртәбә озак-озак кына больницада да ятып чыкты. Малай чагында аңа чабып, уйнап йөрергә күп туры килмәде. (Хәлбуки, әйтүенә караганда, чабарга бик яраткан.) Безнең уйнаганны да ул капка төбенә чыгып, култык таякларына таянып, баганага сөялеп, читтән генә бик кызыгып карап тора иде. Менә шул авыруы аркасында, гәрчә урам аша гына торсак та, мин Хәбибрахманның малай чагын юньләп белми дә, күрми дә калдым. Тик бер тапкыр Дәүләкән читендәге больницага, кемнәргәдер ияреп, аның хәлен белергә баруымны гына әзрәк хәтерлим. Әмма аның каравы без икебез дә 1925 елны Казанга барып, шунда очрашкач, бик якынаеп, дуслашып киттек. Һәм бу дуслык гомеребез буена һич сүрелмичә, өзелмичә дәвам итте. Һәм хәзер дә шулай дәвам итә!
Больницада яткан чагында аның аягын кисмәкче дә булганнар, ләкин ул кисәргә бирмәгән аягын. «Үләсең!» – дигәннәр аңа. «Үз аягым белән үләм», – дигән ул… Торып-торып шуңа исе китә һәм куана Хәбибрахман хәзер дә: «Миңа бит унике генә яшь иде, ничек акылларым җиткән!» – ди. Аяк әкренләп булса да төзәлә, тик Хәбибрахман әзрәк аксый торган булып кына кала. Җитмеш биш яшьлек картым рәхәтләнеп йөрү генә түгел, дәрте килсә, яшь ханымнарның биленнән алып, танцевать та итеп җибәрә.
Хәбибрахман балачактан ук укырга гаять сәләтле булган икән. Еллап авыруына карамастан, ул үзлегеннән укуын дәвам иттерә, ә аягына баскач, Бәләбәйгә барып, ике ел эчендә урта мәктәпне бетереп кайта. Егерме бишенче елны Казанга барып, университетның медицина факультетына укырга да керә. Имтиханнарын да җиңел генә бирә. Шулай итеп, моңарчы рәсемнәрдә генә күрергә туры килгән мәһабәт колонналы ак бинаның озын коридорында сары кайры тун, төпле пималар кигән, азрак кына шадра бер Эткол егете аксый-туксый укып йөри башлый. Әмма бу уку аңа, әйтергә кирәк, чын куаныч белән бергә зур газап та китерә. Ятимнең авызы ашка тисә, борыны бозга тия, диләрме, шуның шикелле, тырышып кына укып йөргәндә, аның сәламәтлеге яңадан начарлана: әлеге чахотка дигән әшәке-хәтәр авыру үпкәләренә күчә – менә шул авыруы белән көрәшә-көрәшә укый ул… Соңгы курска җиткәндә инде ул кан төкерә иде, хәле бик мөшкел иде. (Бу чакта без аның белән Кирпеч заводы урамында, чокыр төбендәге бер йортта икәү бергә тордык.) «Кем кемне алдан бетерә инде, мин медфакнымы, әллә чахотка минеме?» – ди иде Хәбибрахман, еш кына көләргә тырышып. Менә шушы хәлендә дә ул, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, медфакны бетереп чыкты һәм, чыгу белән артык бер көн дә тормыйча, Кырымга китеп тә барды. Бу утызынчы ел җәенең кояшлы бер иртәсе иде. Иске чемоданын һәм каеш белән буган медицина китапларын күтәрешеп, мин аны Казан вокзалында озатып калдым. Хәерле юл, хәерле сәгатьтә!..
Аның бар өмете Кырымда иде. Шунда эшләргә дә, шунда сәламәтләнергә дә тиеш иде ул. Ләкин китүенә берничә ай үтте микән, Кырымнан кайткан бер таныш миңа очрап, Хәбиб- рахманның авыр хәлдә больницага кереп ятуын сөйләп торды. Дөрес, ул үзе аны күрмәгән, ләкин кемнәндер шулай дип ишеткән. Мин моңа, билгеле, ышана калдым һәм Хәбибрахман белән бергә укыган, шул сәбәпле аның хәлен яхшы белгән