ялан кырларга карап, тауның сирәк кенә үләнле нәкъ текә кашына утырдык. Моннан ачылган манзара гаҗәеп иде, серле һәм тылсымлы иде. Без ул вакытта барыбыз да шигырь яза идек, хәтта мин дә… Ә табигать бит ул шигърият сарае, шигъриятне табигатьтән һич тә аерып булмый торгандыр инде… Монда да, тау кашына утырып, каршыбыздагы манзарадан сихерләнгәндәй аз гына тын калып торганнан соң, безнең күңел һәм сүзләребез үзеннән-үзе шигырьгә күчте. Гобәйдулла шактый шомарган «шагыйрь» иде инде, күбрәк «һөҗү» (сатирик шигырьләр) яза торган иде. Яттан укуны да ул башлады. Тыңладык, көлдек тә, үзебезчә фикерләребезне дә әйткән булдык. Аннары Мөхәммәтгалидән үтендек. Ул аз гына уйланып торганнан соң, аягүрә басып, шунда ук җитдиләнеп, безне дә оныткандай каядыр еракларга төбәлеп, ашыкмыйча гына үзенең берничә шигырен укыды. Без башларыбызны каера төшеп, бик кызыксынып, хәтта беркадәр көнләшеп тә аны тыңладык. Әйбәт иде аның шигырьләре, гади генә язылган кебек, әмма бик үтемле иде… Инде миңа чират, ләкин Мөхәммәтгали артыннан минем нигәдер укып торасым килмәде, тик дуслар бәйләнеп кыстаганга күрә генә тар кәгазьгә язган ниндидер бер әйберемне шунда укыган булдым20.
Билгеле, тау башында укылган шигырьләрнең бер юлы да хәтердә сакланып калмаган һәм бу гаҗәп тә түгел. Күпме еллар узып китте ул чаклардан соң! Яшьлек белән картлык арасы кошлар да очып җитә алмаслык ара ул! Әмма шулай да менә хәзер әйтәсем килә: әгәр Мөхәммәтгали, үкенечкә каршы, бу дөньяны вакытсыз ташлап китмәсә, тора-бара аңардан, бәлки, чын бер башкорт шагыйре дә чыккан булыр иде. Инде шагыйрьлек барып чыкмаса, берәр төрле белем иясе булып китәр иде, чөнки ул, әйткәнемчә, укырга сәләтле, акыллы егет иде. Тик бичараны гариплеге һәм артык йомшак табигате харап итте булса кирәк.
…Кояш та җир читенә әкрен генә, тыныч кына якынлашып бара икән инде… Түбәндә күз җитмәс киңлекләр, ялан-басу түрләренә китеп югалган тар юллар; соры тузан бөтерелми бу юлларда, бөтен әтраф тын, саф, пакь – юк, белмәгәнбез ул чакта без моның чын кадерен, чын бәясен!.. Табигатькә без бик күнеккән идек, бик сирәк аңа соклана торган идек, хәзер генә ул сыкранып ах-вах иткән булабыз… Ахырда кузгалдык, шуа-шуа таудан төштек, инешнең салкын суында битләребезне чылатып алдык. Кайткач тагын дүртәү генә кичке ашка утырдык. Бая хыялларыбызны котыртып өлгергән туташлар бу юлы да безгә күренмәделәр. (Гобәйдулланың әтисен дә күрмәдек, өйдә юк икән, Чуенчы базарына киткән.) Шулай итеп, монда Гобәйдулла үзе генә хуҗа иде, үзе генә каршы алды, үзе генә әйбәтләп сыйлады һәм озатып та җибәрде. Әнә шулай узды безнең татар утарында бердәнбер кичебез. Икенче көнне иртәнге чәйдән соң, без инде рессорлы зур тарантаска җиккән бәләкәй атыбызда Дәүләкәнгә таба тырт-тырт кайтып бара идек.
Солтанай агайның икенче улы Муллагали исә бөтенләй башка «тип» иде. Яшькә минем чамада булыр, ләкин миңа аның белән бик аз аралашырга туры килде. Мәктәпкә йөрүен дә ачык кына хәтерләмим – йөрсә дә бер-ике кыш кына йөргәндер. Урам аша гына торуларына