Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

китте… Без «ах!» итеп кенә калдык. Ярый әле атакай ишегалдында йөри иде, бу хәлне күргәч, бик хафаланып: «Өер айгырлары белән сугышып, харап кына булмаса ярар иде!» – диде дә, тиз генә йөгән эләктереп, күрше көймәсендә аргы якка ашыкты. Ул каршы ярга барып туктаганда, Тимеркүк әллә кайчан бияләр көтүенә барып та җиткән, андагы өер айгырлары белән чинашып, тешләшеп сугыша да башлаган. Яхшы әле, якында гына печән чабучы башкорт агайлары бу тамашаны күреп алганнар. Бары шулар ярдәме белән генә атакай күк айгырны бияләр көтүеннән көчкә аерып алып кайтты. Йә, шыр тиле түгел диген син аны. Җитмәсә әле, яудан кайткан батыр сыман эре генә басып тора, тешләнгән, яраланган җире дә күренми үзенең. Атакай әйтә: «Аңа чыдыйлармы соң, вак айгырларны шунда ук куып бетергән», – ди… Ләкин шулай да бу вакыйгадан соң инде Тимеркүкне тезгенсез бушлай гына бакчага җибәрү бетте.

      Атакайның соңгы елларда эше әйбәт барган булырга тиеш – югыйсә мондый шәп ат безнең йортка кайчан керер иде әле… Бу вакыт 1917 елның буталчык хәвефле җәе булса да, ул үзенең сәүдә эшләре белән йөрүдән туктап тормады.

      Ләкин шуңа да карамастан аны чын «купич» дип танымыйлар иде әле, чөнки ул – йортсыз кеше, ул һаман да «фатир күчеп» йөрергә мәҗбүр… Ә йортсыз «купич» булырга мөмкинме? – Әлбәттә, юк. Мондагы эре сәүдәгәрләр генә түгел, вак сатучылар да йортлы-җирле кешеләр. Хәтта әнә тимерче Миңнегали карт яки тегүче Солтан абзый кебек хәллерәк һөнәрчеләр дә үз йортлары белән торалар. Йорты барның абруе бар – ул ышанычлы кеше. Җиккән атың нихәтле генә шәп булмасын, әгәр синең үз нигезең, үз йортың юк икән, син әле төпле, ныклы хуҗа түгелсең.

      Билгеле инде, безнең атакайның да бөтен хыялы йорт алу, йортлы булу иде. Шуның өчен йөри, шуның өчен тырыша һәм шуңа омтыла да иде. Ләкин ни сәбәптер ул бу эшне һаман суза да суза. Акчасы җитмиме, йорты очрамыймы – сәбәп нәрсәдә?

      Кыскасы, без 1917 елның тынгысыз җәен дә, явымлы пычрак көзен дә шул «күк йорт»та уздырдык. Кышка да кердек… Мин икенче ел инде мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрим. Монда ул чакта парта дигән нәрсә юк иде әле, тәбәнәк өстәлләр артында астыбызга җәйгән киезләргә тезләнеп утыра идек. Хәлфәбез читтән килгән Коръән-хафиз – бик усал кансыз бер кеше иде. Янында утырган шәригеңә дәшү түгел, борылып карарга да ярамый – шунда ук хәлфәнең өчтән үргән талчыбыгы сызгырып өстеңә төшә. Күп кенә малайлар дәрестән юеш балакларын ләштердәтеп өйләренә кайталар иде. (Бу хәлфә турында мин күп еллардан соң «Коръәнхафиз» дигән хикәя дә яздым.)

      Безнең башлар әнә шулай кыйнала-кыйнала укып азапланган бер заманда, ерак пайтәхеттә25 тагын бер инкыйлаб булган дип ишеттек. Бусын Үктәбер инкыйлабы, диделәр. Аның хәбәре безнең Дәүләкәнгә соңрак килеп җитте. Бик алама вакыт иде, кар-яңгыр, сыргак, салкын, Дәүләкән урамнары тездән пычрак, шуңа күрә, патша төшерелгән чактагы кебек, урамнарга чыгып, нәмаеш ясап йөрүләр дә булмады. Әмма шушы кечкенә җиребездә дә тыныч түгел, шомлы-киеренке, кешеләр, тыннарын кысып, гүя зур тайфун килеп