Адлер Тимергалин

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр


Скачать книгу

күз алдыма Галимҗан Ибраһимовның мәһабәт күләгәсе килеп баса. Ул әле генә ниндидер югары органнарда булган катгый сөйләшүдән соң өенә кайтып кергән дә аркасын җылы мичкә терәп басып тора… Аулак һәм, хәзергечә әйтсәк, престижлы урамда салынган бу җыйнак, күркәм өйне Татарстан хөкүмәте могтәбәр әдипкә бүләк итеп биргән. Ләкин әдипнең күшеккән кулларын мичнең чынаяк кирпечләре генә җылыта алмый бүген. Чөнки әдипнең кальбен өшетеп җибәргәннәр. Боздай салкын аның хисчән йөрәге. Әле күптән дә түгел, Бакуда төрки халыкларның орфографиясен гарәп хоруфатыннан латинга күчерү турында зур киңәшмә булган иде. Анда Галимҗан Ибраһимов, гарәп алфавитының өстенлекләре турында сөйләп, саллы дәлилләр китергәч, ахырда йөрәге түзмичә: «Әгәр бүген латинга күчәбез икән, тагын күп булса ун елдан соң бездән урысчага күчүебезне таләп итәчәкләр!» – дип ычкындырган иде. Менә бүгенге «келәмдә» сөйләшү вакытында күренекле әдип, кичәге принципларыннан ваз кичеп, латинчага күчүнең зарурилыгын таныган, моңа мәҗбүр ителгән иде…

      Ниләр уйлады икән әдип бу минутларда? Күкләрдә Кремль йолдызларыннан югарырак чын мәхкәмә барлыгы турында уй чагылып китмәдеме икән аның дәһри күңелендә? Үзенең ялгышларын аңлый башламадымы икән? Кем белә?..

      Аңлагандыр да, элекке ялгышлары өчен үкенгәндер дә дип уйлыйм. ОГПУга бирелгән бер белешмәдә (1927 ел) Галимҗан Ибраһимовның Казан театрында суфлёр булып эшләүче Хәсән Исхаковка (Гаяз Исхакыйның туганы) матди ярдәм итүе гаеп эш итеп күрсәтелә. Психология күзлегеннән караганда, монда Ибраһимовның үзен Исхакый каршында гөнаһлы итеп сизүе чагыла, минемчә.

      Йөрәгенә кадалган боз кыйпылчыгын Кырым кояшы да җебетә алмый әдипнең. Моның өчен НКВДның дары төтәсләгән кайнар пулясы кирәк булачак әле.

      Әхмәт Сәхапов: «Галимҗан Ибраһимов шәхес буларак шактый катлаулы һәм каршылыклы кеше булган», – дип яза. Әйе, күренекле әдибебез болгавыр елларда хаталар да җибәргәли, абына, сөртенгәли… Аңа ялгышлары өчен артыгы белән түләргә туры килгән. Һәм Ибраһимов кебек монументаль фигурага бәя биргәндә, боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Һәм Әхмәт Сәхапов, Галимҗан Ибраһимовны акламаса да, аның иң күренекле шәхесләребездән булуын раслый торган сүзләр таба. Сәхапов болай дип яза: «Әмма шунысы бәхәссез: ул милләтен үзенчә, Гаяз Исхакый кебек милләтпәвәрләрдән аермалы рәвештә сөйгән, яраткан. Шул олы хис аны революция дулкыннарына китереп ташлаган, романтик табигате һәм садә рухы исә, күрәсең, большевикларның ике төпле, астыртын сәясәтен тиз генә аңларга комачаулагандыр… Ләкин шулай булса да, түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелеп, үзенең халык биргән зирәк акылына һәм ачы тормыш тәҗрибәсенә таянып, олуг шәхес һәм зур әдип булып җитлеккән Галимҗан Ибраһимов иҗатында гел коммунистик тәгълимат тарафдары гына булып калмый. Ул шулвакытта ук аның каршылыклы, кеше табигатенә, рухи яшәешкә чит булган эклектик асылын дөрес тоеп, сиземләп ала һәм, табигать белән кешелек җәмгыятенең эчке үсеш закончалыкларына таянып, адәм баласының күңел дөньясына