карау теләге, Казан кадәр Казанның зур концерт мәйданнарында чыгыш ясау хыялы кайсы гына баянчы-шәкертнең күңелен вәсвәсәләндерми икән. Алар да, училищеда укучы өч татар егете, берләшеп, баянчылар триосы оештырып җибәрә. Әйтергә кирәк, беренчеләрдән булып. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми. Озакламый С. Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы»н, И. Шәмсетдиновның тынлы агач уен кораллары квартеты өчен язылган әсәрен, А. Ключарёв эшкәртүендә халык көйләрен, Н. Җиһановның халык көйләренә нигезләнеп язылган «Сюита»сын Татарстан радиосында магнитофон тасмасына яздыралар. Бу әсәрләр трио башкаруында эфирда еш яңгырый торган була. Әлеге әсәрләр музыкаль тәлинкә итеп тә чыгарыла. Нәҗип Җиһановның «Сюита»сын тәлинкәгә яздырганда, алар композиторның үзе белән дә еш очраша. Аның киңәшләре, һәртөрле тәкъдимнәре егетләргә бер файдалы дәрес була. Инде зур сәхнәләргә дә, абруйлы концертларга да юл ачыла. Шундый концертларның берсеннән соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров Нәсих белән Марс Макаровны ансамбльгә эшкә чакыра. Бу хәл 1962 елның гыйнварында була.
Менә шул көннән башлап Нәсих Вилданов үзенең бөтен гомерен ансамбльгә багышлый.
Сер түгел, һәр җырчының мөкиббән киткән «үз» музыканты була. «Аңа җырлавы җиңел» дип тамга сала җырчылар баянчыга. Янәшәңдә андый баянчы басып торганда, җырчы үзен күпкә тыныч тота. Тавышы «чирләгән» чак икән, андый баянчы җырчыны тартып чыгара да чыгара инде. Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмова, Габделхак Шаһиев, Таһир Якупов, Хәнәви Шәйдуллин, Рафаэль Ильясов, Нәфисә Василова, Шамил Әхмәтҗанов, Лена Бичарина, Мөҗип Садыйков, Рафаэль Җаббаров кебек танылган җырчылар үзләренең иң яраткан җырларын Татарстан радиосында Нәсих Вилданов белән бергәләп яздыруны һәрчак кулай күрә.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән төрле мәмләкәтләргә бару баянчының дөнья музыкасына карашын киңәйтә. Монголия, Тунис, Италия, Мальта, Нигерия, Сенегал, Бенин, Германия, Чехословакия, Финляндия, Төркия кебек илләрдә булу, аларның музыкаль дөньясы белән якыннан танышу Нәсих Вилдановта профессиональ яктан туктаусыз камилләшүгә зур омтылышны саклый. Дөнья халыкларының баянга булган олы ихтирамы, аның мөмкинлекләрен һәр халыкның үзенчә ача алуы Нәсих Вилдановның бу илаһи уен коралына сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтен көчәйтеп кенә калмый, бәлки баянның пентатоникадагы серләрен кыюрак ачарга булыша.
Марс Макаров
Минем туган ягым – борынгы Биләр ягы, хәзерге Алексеевск районы. Мин шул Биләр авылында 1938 елның 28 октябрендә туганмын.
Әтиебез 1942 елны НКВД эше буенча һәлак булгач, әниебез Мария Никитична, өч баласын ияртеп, үзенең туган авылына – Биләрдән әллә ни ерак булмаган Чурабатырга күчеп кайткан.
Гаиләдә миннән башка тагын өч кыз туган. Олысы – Галя исемлесе – өч яше тулгач, кинәт кенә каты авырып вафат булган. Бер сеңлем, бер апам хәзер дә исән-саулар.
Музыкага сәләтем биш-алты яшьләрдә ачыла башлаган булса кирәк.
Авыл