Зиннур Мансуров

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр


Скачать книгу

яшәргә хөкем ителгән әлеге халыклар чынлыкта нинди рәвештәге мөнәсәбәткә өстенлек бирергә тиеш?

      Г. Т. Һәр милләтләр максудларын хасил итә…61 Без – руслар белән татарлар – һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз… Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде.

      – Берлек, тигезлек, тиңлек, дисез. Һичшиксез, гаять олы төшенчәләр турында сүз бара. Әмма моның өчен рус белән татар бердәй шартларда, ягъни икәве дә дәүләти мөстәкыйльлектә яшәргә тиеш ләбаса.

      Г. Т. Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!

      – Кызганыч, безнең милләт инде ничә гасыр «эретү казаны» сынауларын кичерергә мәҗбүр. Мондый гайре табигый хәлдә, бөек державачылык ассимиляциясенә бирелеп, байтак кавем бөтенләй юкка чыкты. Әлбәттә, сез күзаллаган олуг максатларга ирешү өчен татар әүвәл милләт булып сакланырга тиеш. «Быть или не быть!» билгесезлеге астында гомер сөргәндә ниндидер киләчәк турында хәтта ки уйларга да куркыныч.

      Г. Т. Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала… Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!

      – Безне нәрсә көтә? Еракмы ул, әллә якынмы?

      Г. Т. Көлле атин карибен62.

      – Теле булмаган кавемне карга күтәреп китә. Әгәренки татар күктән бирелгән шушы мөкатдәс нигъмәттән мәхрүм ителә икән, җир йөзеннән аның үзенчәлекле яшәү рәвеше дә отыры юкка чыгачак. Бары камил телгә ия милләт кенә үз алдына зур максатлар куя ала. Әллә сөенергә, әллә көенергә: дөнья буйлап сибелгән безнең халык бик күп төркемнәргә бүленгән кебек, аның теле дә төрле «сөйләш»ләр белән тармакланып беткән. «Туган тел» гимнының авторы буларак абруйлы карашыгызны тәгаен беләсе килә. Шактый катлауланып киткән ошбу мәсьәләдә берәр төрле юнәлеш билгесе бармы?

      Г. Т. Мин Казанны тәхте пай63 һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына баруын телим.

      – Сезгә инде яхшы мәгълүм, безнең мөселман дөньясында Русиядәге барлык төрки халыкларның милли-мәдәни уртаклыгы идеясен күтәреп, аларны «телдә, фикердә, гамәлдә берлек» нигезендә үзара якынайтырга омтылучылар да булган. Әйтик, замандашыгыз Исмәгыйль Гаспринский – шундый әйдәманнарның берседер. Һәр кардәш милләт вәкиле өчен дә аңлаешлы аралашу чараларын, мәсәлән, «Чыгтай теле»н игелекле ният белән алга сөрүчеләр дә бар. Төрек туганнарыбызның тел-лөгать тәҗрибәсен уртаклашырга тырышулар да, башка төрле бәргәләнүләр дә әледән-әле кабатланып тора…

      Г. Т. Татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар… Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем», дип йөрүче хиффәтләребез64 дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте… Без, татарлар, һаман да татарлар