Лилия Губайдуллина

Кайту


Скачать книгу

күкләр – офыкларда

      Дулкынланыр рәшә, дәшеп мине.

      Язгы җилләр өрфиядәй генә

      Киптерерләр кара күлмәгемне…

      …Пәйгамбәрләр исем теләнгәндә,

      Гасырларның ялгыз бер язында

      Канатларым ап-ак килеш кенә

      Мин күчәрмен үле дөньягыздан…

      «Мин кайтырмын…»

      Мин кайтырмын.

      Килеп керермен дә

      Тузан тулы бүлмәң уртасына,

      Диварларга сурәт булып сарылырмын.

      Миңа шулай бик килешә сыман.

      Тын апрельнең тынчу бер кичендә

      Котырыныр җирдә иләс карлар.

      Син сөйлисең: «Бүген кайта алмыйм…»

      Эндәшмимен. Аңлыйм, җаным. Ярар…

      Мин барын да аңлап, тоеп яшим:

      Көн карасын сызып кояш иңә,

      Карлар эрер өчен килә җиргә,

      Мин дә, ахры, ак кар булдым сиңа…

      Тәрәзләрне тузан томаласа,

      Әрнүләрсез генә торалмасаң,

      Көн карасын ялгыз кыралмасаң

      Чакыр мине. Мин кайтырмын…

      «Кайтып киләм. Мин кайтасы юллар…»

      Кайтып киләм. Мин кайтасы юллар

      Офыкларга барып тоташа.

      Япа-ялгыз кайтам. Аерылып,

      Яулык изәп кала юлдашлар.

      Юлым урау. Төссез урамнарга

      Зәңгәр томан булып сарылам.

      Кара тузан сарган тәрәзләргә

      Ак канатым белән кагылам.

      Мин фәрештә түгел. Фәрештәләр

      Керсез, серсез була торгандыр.

      Мин адәми заттан. Адәмнәрнең

      Яши белми яши торганы.

      Кара шәлем иңнәремә яптым,

      Сагыш тузаннарын кактым да

      Дөнья урамына аяк бастым.

      Дөнья – минем аяк астымда.

      Шыгыр-шыгыр. Ачы хисләр калды,

      Таныш йөзләр калды тапталып.

      Кәгазь көле оча, утта дөрли

      Хаталанып язган хатларым.

      Сагынырлык булсын дигән идем.

      Язылырлык булсын учыма.

      Кара күбәләктәй кәгазь көле

      Бәргәләнә, шаша, очына…

      Сагынырмын…

      Кысан урамнарда

      Апрель җиле йөри адашып.

      Ябык йөрәкләргә ишек кага:

      Ул – юлдашым минем, җандашым.

      Тышауланган алаша күк дөнья,

      Томырылып чапкан чагымда…

      Офыкларга кайтып килешләрем,

      Кемнәр чыгар каршы алырга?

      Кемнәр килер озатып калырга?..

      «Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр…»

      Мин табышмак чишәм нәселемә…

Мөдәррис Әгъләм

      Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр

      Кочагында изри изге көннәр.

      Кылганнарны тарый вакыт җиле,

      Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр?

      Мин җавабын эзлим бу гомернең.

      Мин азагын эзлим юлларымның.

      Чалгы чыңы сөйли болын өнен,

      Чал кылганнар көйли кырлар моңын…

      Яланаяк кына, сайлап кына

      Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне.

      Арыш серкәләнә, көн уртасы,

      Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.

      Адым