Анда төрле елларда язылган әсәрләрем урын алды. Публицистика һәм проза. Егерме яшьлек егетнең уйланулары утызның уртасын узган ир-атныкыннан аерыла, әлбәттә. Беренчесендә хис өстенлек итсә, тора-бара аңа төпле акыл килеп кушыла. Шуңа да карамастан аларны бернәрсә – әдәбилек берләштерә. Анда ихласлык та, традициялелек белән заманчалык та, киләчәккә күз ташлау да бар.
Еллар дәвамында язмаларым каләмемнән төшә, вакытлы матбугатта дөнья күрә торды һәм хәзер дә, Аллага шөкер, шулай дәвам итә. Иҗат кешесе, бигрәк тә шагыйрь шигырь язып кына кала алмый. Аңа барысы да кызык: җан тарткан күренекле шәхесләр һәм чордашларың белән әңгәмә кору да, классик әдипләр һәм замандашларың турында язу да, чорлар һәм дәверләр хакында уйлану да, нәсел тамырларыңны һәм туган авылыңнан чыккан күренекле шәхесләрне барлау да, татар авылының киләчәген кайгырту да, дөнья буйлап сәяхәт итү һәм сәфәр барышында үз күзләрең белән күргәннәр, шул чакта туган уйлар белән бүлешү дә, хикәя язу да… Дөресен әйтим, әдәбиятка кыюсыз гына ишек шакыганда ук миңа бертөрлелек ят иде. Шуңа шигырьләрем дә төрле темада, төрле юнәлештә һәм калыпта бит. Лирика булсынмы, юмор-сатирамы, балалар шигырьләреме…
Мондый китап – күптәнге хыялым. Кайчандыр, әле мәктәп укучысы булып кына йөргән чагымда, Актаныш районы үзәгендә узган көзге ярминкәдә читтән генә булса да Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең үзен күрү минем өчен әйтеп бетереп булмаслык зур бәхет иде. Еллар узгач, аның белән очрашырга, әңгәмә корырга мөмкин булыр дип ул чакта кем уйлаган?! Гәрчә андый теләк күптәннән күңел түремдә йөрсә дә.
Биредә унбиш ел дәвамында язылганнарымның бер өлеше – иң яхшылары гына урын алды. Дөрес, китапны төзегәндә, ничек килеп чыгар икән дип борчылдым. Хәзер аңладым: һәр язмада – кеше язмышлары, кеше гомерләре. Миңа аның шул ягы кыйммәт тә. Аларда – безнең тормыш, яшәеш, бернинди арттыру-күпертүләр юк, ничек бар – шулай.
Китабымны «Үзем белән очрашу» дип атадым. Әйе, аны әзерләгәндә, мин узган елларым белән очраштым, барысын да яңадан күңелем аша үткәрдем. Нишлисең, тормыш туктаусыз үзгәрештә, камилләшүдә, вакыт һаман алга йөрештә, тизләнештә. Шулай булсын! Бу дөньяда яшәү, кеше булып кешеләр арасында көн күрү – зур бәхет бит ул! Аллаһ безгә биргән иң олы бүләк!
Монда, бәлки, сез дә үзегезне, язмышыгыз белән кисешкән һәм аваздаш булган урыннарны табарсыз, хатирәләрегезне яңартырсыз. Һәрхәлдә, мин сезгә күңелле сәфәр һәм матур тормыш телим! Очрашулар һәрчак булып торсын! Тормышта да, китаплар аша да!
ОЧРАШУЛАР
(Әңгәмәләр)
Очрашулар һаман булып торсын, Күрешүләр булсын еш кына. Җылы сүзгә җан сусаган мәлдә, Кешеләргә күңел ашкына.
«МИЛЛИ АСЫЛЫБЫЗНЫ ҖАНЫБЫЗ БЕЛӘН ТОЙДЫК, АКЫЛЫБЫЗ БЕЛӘН АҢЛАДЫК»
Беренче булу бервакытта да җиңел түгел. Шулай да нәкъ менә беренчеләр, кабатланмас булып, тарихта үз урыннарын алалар һәм милләт хәтерендә калалар. Төрки-татар дәүләтләрен төзегән Атилла, Кубрат хан, Казан ханлыгының нигез ташларын салучы Олуг Мөхәммәд һәм, ниһаять, Минтимер Шәймиев – хәзерге Татарстан Республикасын оештыручы, аның Беренче Президенты, бөек тарихлы татар дигән милләтнең горур исемен дөнья күләмендә ишеттерүче. Безне хәзер таныйлар, фикерләребезгә колак салалар, исәпләшәләр. Без, аяк терәп: «Мин – татар!..» – дип горурланып әйтәбез, туган телебездә рәхәтләнеп аралаша алабыз.
Минтимер Шәрип улы – үзен бөтенләе белән туган милләтенә, республика халкына багышлаган шәхес. Бүген дә ул ватаныбызның киләчәге ышанычлы һәм якты булсын дип яши. Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе буларак, «Яңарыш» фондын оештырып, борынгы Болгар, Зөя шәһәрләрен төзекләндерү кебек олы эшне башлап җибәрүе моны аермачык күрсәтеп тора…
– Минтимер Шәрипович, Болгарда һәм Зөядә барган үзгәрешләрне ишетеп, белеп, күреп торабыз. Узган ел ахырында мин Спас районында балалар әдибе Абдулла Алишка багышлап оештырылган чараларда катнаштым. Муниципаль берәмлек башлыгы Камил Нугаев безгә тарихи Болгар шәһәрлеген дә күрсәтте. Төзекләндерелгән биналарны, яңа төзелгән һәм сафка басып килгән корылмаларны күреп, күңелдә өмет чаткылары уянды, чөнки төзекләндерү эшләре башлангач, бирегә беренче мәртәбә килүем иде. Кыска гына вакыт аралыгында күпме эш башкарылып ята (922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган бина, яңа Җамигъ мәчете, Икмәк музее һ. б.). Якын арада нинди яңа корылмалар ачылачак, кайсыларына нигез салыначак, шуны беләсем килә…
– Сезнең белән килешәм, чыннан да, Болгардагы һәм Зөядәге тарихи ядкярләрне торгызу буенча әлеге күләмле проект өчен ике ел – бик кыска вакыт. Шушы вакыт эчендә ул бөтенхалык эшенә әйләнде, аны гамәлгә ашыру бу борынгы шәһәрләрнең барлык тарихи объектларын үз эченә алган киң колачлы төзү-реставрация рәвешен алды. «Яңарыш» фонды эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк, кешеләрне ниләр һәм ничек эшләнәчәге түгел, кайчан әзер булачагы кызыксындыра