Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе


Скачать книгу

юк, эшләмәгән эше юк, – дип, авыл хатыннарын таң калдырды. – Инде дә тәртипле, инде дә тынгысыз, кем бәхетләренә үсәдер, – дип мактады.

      Альфред, әлбәттә, әнисе сүзләре белән үзе арасында җир белән күк аермасы булуын сизсә дә, ул сөйләгәннәргә мөмкин кадәр охшарга тырышты. Малае бәрәңге утыртышамы, утын ярамы, кар көриме – боларның һәрберсе ун булып бәбәйләде, бөтен авылга таралды. Альфред соңгы елын укыганда, Кәүкәбелҗәннәт ханым үзенең педагогик бурычларын түбәндәге сүзләр ярдәмендә тормышка ашырды:

      – Булса да булыр икән адәм әүлиясы, – диде ул. – Кушкан юк, әйткән юк, мәҗбүр иткән юк, китабына ябышкан, укый да укый, белемне су урынына эчә, алтын йә көмеш медальгә тартмагае…

      Әнисенең юраулары укытучылар һәм классташлары колагына да килеп иреште, алар әлеге сүзләр белән төрттерә, чеметкәли башлагач, Альфред тырышмас җиреннән тырышырга мәҗбүр булды, медальлек чамасы юклыгы мәгълүм иде, шулай да ике генә «өч»ле билгесе төшкән аттестат ала алды.

      Ихтимал, килен белән каенана күрешкән арада бирелгән кыскача мәгълүмат укучыны хәзергә канәгатьләндерер, дип уйлыйм. Иң куанычлысы шунда: тәүге очрашуда ук алар бер-берсен бик тә ошатыштылар. Кәүкәбелҗәннәт ханымның күрешкәндә:

      – Исәнмесез! – диюе үк Руфинәнең йөрәгенә сары май булып ятты. Чөнки «с» авазын аның кебек матур әйтүче бөтен Рәчәйдә юктыр, булса да сирәктер. Ул «с», бераз сакаурак яңгырауга карамастан, сандугач авызыннан чыккандай, әллә нинди йөрәктән ала торган бер моң белән сызгырып ишетелә иде. Хикмәт «с» авазында гына булса! Кәүкәбелҗәннәт ханым Руфинәне әле үпте, әле аркасыннан сөйде, «Әлфәрит улым, Руфинәгә сөлге алып бир, Әлфәрит улым, Руфинәгә алма өзеп алып кер, Әлфәрит улым, Руфинәгә таянып торырга мендәр салып бир», – дип, йөгерә-атлый, аның тирәсендә бөтерелде, җәймә булып җәелде, ефәк булып чорналды. Ошатмаган кешесенә кем шулай кылансын?! Дөресен генә әйткәндә, кызның чиртсәң каны чыгарга торган алсу битләрен, таза бәдәннәрен күрү белән, Кәүкәбелҗәннәт ханым күңелендә шатлык тойгылары кабынды. Алай-болай ерак киләчәктә киленгә әйләнеп куйса (тфү, тфү, әйтмәгәнем булсын!), моның килеш-килбәте дә (тфү, тфү, күз генә тимәсен!) Аллага шөкер, эшкә дисәң дә курка торган түгел. Кыскасы, ул гомер буе хыялланганны язмыш, үзе эзләп табып, машина руле артында ишегалдына китереп кертте. Кәүкәбелҗәннәткә, күпме генә ашаса да, балачактан ук ит кунмады. Ул ризыклар кая китәдер – бер Ходай үзе генә белә. Бот-гәүдәләрен уйнатып урамнан, кибет тирәләрен бер генә мәртәбә урап кайту өчен, ул ярты гомерен бирергә әзер иде. Әмма кыз чагыннан алып бүгенге көнгәчә Ходай аңардан бу бәхетне кызганды. Врачлар: «Калкансыман бизең эшләми», – диделәр. Бик күпләрне бик күп сырхаулардан арындырган Убырлы Мөштәфширә аңа: «Эчеңдә унлы пилтә юанлыгы бик озын ак суалчан бардыр, шул дошман барлык ашаганыңны, бөтен каныңны имеп ятадыр», – диде. Ике көн рәттән берәр стакан эчәргә кушып ниндидер яшькелт үлән суы бирде. Шуны эчкәч костырыр, теге суалчаның исереп авызыңнан чыгар,