Хәсән Туфан

Каеннар сары иде


Скачать книгу

, юллары читендә япа-ялгыз торып калган борынгы кабер ташлары, марлары (янәсе, «Алып бабай чабатасыннан коелган туфрак өемнәре»), «Казна аланы» дип атап йөртелгән һәм сукаланган җирләре астына күмелгән кәлга (крепость) урыннары белән ул ниндидер тарихи трагедияләрне кичергән легендар як булып хәтердә саклана.

      Мин балачакта бу як Казан губернасының Аксубай волосте дип атала иде. Гасырның ахыргы көннәрендә, иске стиль белән 1900 елның 27 ноябрендә, мин әнә шул волостьның Иске Кармәт дигән авылында дөньяга килгәнмен. Безнең гаиләнең унынчы, төпчек баласы булгангадыр, әни мине дүрт яшемә кадәр имидән аермаган. Үзем дә бераз хәтерлим әле: ишегалдында ниндидер саргылт нурлы, җылы яз. Үз ишләрем белән ду килеп, шаулашып уйнап йөргәндә, әни коега суга чыга. Мин аның кочагына ташланам. Ул болдырга утыра да мине имезә башлый. Яшьтәшләрем, иреннәрен ялап куйгандай итеп, кызыксынып, бу «хәерсез»нең имеп туйганын көтеп торалар… Әни, мине имезә-имезә, чебиләгән аякларымның каный башлаган төшләрен күкрәк сөте белән «майлап» куя…

      Әни минем, гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәттә, тумыштан ук үтә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгангадыр. Тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын ул минем күздән яшерергә тырышкан, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең.

      Ул мине ишегалдына яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөньяны күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән киек казлар, торналар белән генә түгел, куаклар, таллар, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде.

      Әни миндә «Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән» дигән иман тудырды. Апам да әни шикелле үк нечкә күңелле, уйчан, моңчан кыз булып хәтердә калган.

      Мин, ул замандагы һәрбер авыл баласы кебек, һәртөрле мифларга – шүрәлеләр, бичуралар, убырлар, җеннәр барлыгына ышанып үстем. Бу җәһәттән без, Кармәт малайлары, борынгы Эллада һәм Мисыр балаларыннан, шәт, аз гына да калышмаганбыздыр.

      Ләкин замана безнең балачакның романтик, поэтик дөньясына үзенең дорфа, натуралистик күренешләре белән барыбер ажгырып килеп керә иде. Җәйге төннәрдә офыклар артында еш кына каралы-кызыллы ялкыннар күтәрелә. Күптән түгел генә баткан кояш гүя, төтеннәргә уралып, бүтән төштән чыгарга тели. Янгын шәүләләре иде бу… Үз авылыбыздагы берничә зур янгынны, хәтта кеше үтергәнне – олыларның (бик ягымлы, әйбәт ирләрнең) бер дә ашыкмыйча гына, ял итә-итә генә ат карагын кыйнап үтергәнен дә күргәнем булды минем.

      Әти, бүтән авылларга мич чыгарырга барган чакларында, офыкларның аргы якларындагы киң дөнья белән таныша башласын диптер инде, мине дә үзе белән алып китә торган иде. Шундый читтә йөрүләрдән мин арып түгел, ә баеп, әллә никадәр яңа җыр отып, табышмаклар, мәкальләр, яңа сүзләр отып кайта идем.

      Укый-язарга мин сабак укып түгел, бик кечкенәдән үк уйный-уйный өйрәнгәнмен. Китапларның төрле, матур төстәге, аллы-гөлле тышкы кәгазьләренә, алардагы ниндидер серле сүзләргә соклануым ярдәм иткәндер, бәлки.

      Мин үскәндә, дүрт абыем, бер апам исән иде әле. Башкалары балачакларында ук үлеп беткән. Авылда чагымда мин абыйларны рәтләп күргәнем дә булмады: алар Уралдагы заводлардан, шахталардан кайткалап кына китә иделәр. Читкә киткән авылдашлар Уралдан һәм Себердән, Лена буендагы Бодайбо алтын шахталарыннан яңа җырлар алып кайта торалар, без, малайлар, һәр җырны бер ишетү белән үк күңелдә калдыра бара идек.

      Безнең авылдагы һәм күрше авыллардагы җырларның һәм кайбер кызык яки бик моңлы бәетләрнең бары да диярлек күңелгә кереп утырган иде инде. Бу хәлнең миңа йогынтысы да булды бугай: бер елны, яз көне җирләр ачылгач, туп уйнаганда, бер дә юктан гына кызып китеп сугышырга керештек. Кысрыклый торгач, аргы урам малайлары үз якларына шылдылар. Шулай да алар бирелергә теләмиләр иде әле. Елга аша ташлар һәм усал сүзләр белән бәрешә башладык.

      Безнең ызгышны олылар да ишетеп торганга күрә, әдәп белән генә, язык сүзләрне кушмыйча гына үртәшәбез. Шул чакны ничектер, үзем дә сизмәстән, безнең белән ызгышкан малайларның исемнәрен кертеп, тиз генә берничә җыр чыгардым да, әйдәгез, тегеләрне менә шулай үртәп җырлыйк, дидем. (Бу очракта олылардан «гыйбрәт» алганмын, күрәсең, әгәр дә сүгенә торган оятсыз сүзе булмаса, олылар бит усал җырны да, көлке бәетне дә гаепкә санамыйлар.) Безнекеләр җырларны шунда ук отып алдылар, һәм без кычкырып җырлап та җибәрдек. Безнең «дошманнар» аптырап, тынып калдылар. Алар да нәрсәдер әйтергә теләделәр бугай: җыелышып киңәшергә тотындылар. Тик, берни дә чыгара алмыйча, өйләренә таралыштылар. Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәнен төшендем бугай. Бу вакыйга шигырьгә «килә» башлавымның беренче чагылышы булгандыр, бәлки.

      Безнең авылда рәсми мәктәп 1905 елдан соң гына барлыкка килгән. Ләкин мәктәпләргә йөрүемнең рәте, мәгънәсе булмады. Шулай да мин ул чаклардагы яңа – җәдиди – мәктәпләрдә үтелә торган җәгърафия, тарих, хисап, гарәп теле кебек дәресләрне үзлегемнән укып белергә омтылдым. Әдәбият дәресе итеп татар телендәге яңа китапларны укый идем. Алар гына җитмәгәч, кайбер иске