Хәсән Туфан

Каеннар сары иде


Скачать книгу

тимерче кап-кара, кап-каты тимерне утка сала; тимер матур алсу-сары-ак төскә керә, әйтерсең кояшның бер кисәгенә әверелә; чүкеч астында йолдызлар сибә-сибә, син теләгән рәвешкә килә. Тимерне дә шулай буйсындыра ала торган кодрәткә ия булу инде гади эш кенә түгел, бу ниндидер бер ямьле, серле һөнәрдер кебек иде.

      1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем. Ул вакытларда мин моны авылдан бөтенләйгә китүемдер бу дип һич уйламаган идем. Абыйларымның берсе, яшьрәге, Бельгия байларыныкы диелгән шахтада эшли, калган икесе старатель булып үзләре казый башлаган шахтадан бакыр колчеданы чыгара иделәр.

      Мин дә шунда төштем. Баскычка ябыша-ябыша тирән кое төбенә җиткәч, юка гына бакыр «тамыры» буенча, ятып кына керерлек тәбәнәк, терәүле забойда, «колчедан арасында алтын бөртеге дә бар» диелгән эшкә өйрәнә башладым.

      Чыгыр белән өскә чыгарылган руданың күз белән генә үлчәнгән йөздән бер өлеше саф бакырның күпме икәнен билгеләү өчен казнага тапшырыла, Петербурга, эретеп карый торган төшкә китә, һәм аннан «Сез чыгарган бакыр өемендә бер мыскал алтын да бар» дигән кебегрәк бер нәтиҗә килә. Шуның буенча эш хакы бирелә. Юк, тернәкләнеп, баеп булмый торган алдакчы эш иде бу!

      Абыйлар бу хәлне яхшы белә иделәр. Бервакыт алар бергә җыелдылар да киңәшкә утырдылар. «Үзебездән булмады инде… Энебезне, кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә? Өфедә бик шәп мәдрәсә бар икән бит… Әгәр шунда җибәрсәк…» – диештеләр.

      Иң олы абый (минем шигырьләрдәге «Минап абый»ның прототибы) арып туктаган ат кебек итеп авыр гына сулап куйды. Башкалары олыга хөрмәт йөзеннән, аның нәрсә әйткәнен көтеп, тынып калдылар.

      – Юк, – диде ул, – мин каршы. Укыган кеше – ыруы өчен файдасыз кеше ул, халык эченә китә дә югала ул. Үзлегеннән укыганы да җитеп торыр. Ни күрсәк тә, бергә күрербез. Үз яныбызда калсын… – диде. Олылар сүзеннән чыкма дигәндәй, бик җылы гына итеп миңа бер карап куйды.

      Абыен абый, олысын олы да бит, ләкин минем бик укыйсым килә иде.

      Уртанчы абыйлар олыбызның мине, төпчекне, бик нык яратуын белә иделәр. Алар шуңардан файдаланырга теләделәр.

      – Энекәш үзе дә сабый түгел бит инде, үзе ни әйтер соң? – диделәр.

      – Барыйм, абый, әгәр укудан мәгънә чыгарлык булмаса, берәр айдан ук сезнең янга кайтырмын да керермен, – дидем мин.

      Олыбыз дәшмәде. «Алай үзең бик укырга теләгәч…» дигән шикелле итеп көрсенеп кенә куйды.

      Менә шулай мин Уфага, «Галия» мәдрәсәсенә, хыялдагы яңа дөньяга китеп бардым.

      «Галия»дә, татар-башкорт халыкларының ирек сөюче, кыю, зирәк уллары арасында, Төркестан кышлакларыннан, казах далаларыннан, Кавказ тауларыннан, Кара диңгез ярларыннан килгән укучылар арасында, күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданында яши башладым.

      «Галия»нең мәгънәви һавасында фикер азатлыгына омтылу авазы, үзе үлсә дә, һаман йөрәкләрдә яшәгән Тукайның фикер азатлыгына чакырган авазы яңгырый кебек иде.

      Дәресләрне