Хәсән Туфан

Каеннар сары иде


Скачать книгу

буйдак дускай, нигәдер кайберәүләргә бик җентекләп карап узасың», – дигән иде. Мин аңа «Ландыш»ны (хәлем хәтәр көннәрдә миңа ярдәм иткән, ләкин исеме, фамилиясе билгеле булмаганга күрә, шигырьдә «Ландыш» дип әйтелгән врач кызны) эзләвемне әйттем. Чынлап та, үткән-барган халык арасында Ландышның да булуы мөмкин кебек иде, шуны очратасы һәм рәхмәт әйтәсе килә иде. Дустым миңа: «Син әле дә элеккечә үк бала икәнсең ләбаса, чал дускай, болар арасында син аның үзен түгел, кызын гына очратуың мөмкин бит!» – диде. Дустым хаклы иде, чынлап та, Ландышны күргәннән бирле, бер буын үсеп җитәрлек вакыт үткән иде бит инде.

      Безнең заман кешеләренең йөрәгендә яхшы романтика, канатлы романтика яши. Алар һәркайсы үзенең йөрәгендәге кадерлеләренә карата: «Ут эчендә йөргән чакларында җуйгандыр ул мине дисеңме? Юк, җаным белән ышыклап алып чыктым һәлакәтләр аша мин сине!» – дип әйтә ала торган кешеләр алар.

      Әдәбиятка килүнең икенче елында, 1926 елда ук инде «Безнең башлар давылларда, данлы давылларда гомер итәләр: һәр икәүнең гомере – тиңсез роман, һәр берәүнең көне – хикәя» дигән фикергә килгән идем. Гомер юлларым әле дә менә шул: алдан төсмерләнгән романтика җилкәнендә еллар диңгезе аша киләчәккә табан баруда дәвам итә. Яхшы мәгънәдәге романтика – кеше җанының канатларыдыр, күрәсең. Табигатькә, аның кешеләренә карыйсың да, күзләр камаша. Рәхмәт аңа – романтикага: тормышның ямьнәренә сокланырга һәм чыдам булырга өйрәтә ул.

      Еллар һәм юллар безне һәркайда шундый кешеләр белән очраштырды. Бу китаптагы кайбер шигырьләрдә сурәтләнгән Хабул образының үрнәге (прототибы) Лысьва заводы пролетариаты арасында яшәгән бер зимагур металлург иде. Утлы, канлы бунтка әверелеп киткән сыйнфый көрәшкә катнашучыларның берсе буларак, ул асарга хөкем ителә. Әмма муенына дарның сабынланган элмәге кидерелгәндә, асып үтерүне егерме еллык каторга белән алмаштыру турындагы телеграмма килеп төшә. Шуның аркасында гына үлми кала. 1917 елда Себердән, каторгадан кайткач, эшафотта басып торган чагындагы кичерешләрен ничектер тыныч кына, гади хәл итеп кенә сөйләп биргән иде. Үлемгә хөкем ителүне, бәлки, ул чынлап та җиңелрәк кичергәндер: аның йөрәгендә бит үзен үзе юатырлык, вөҗданын тынычландырырлык канатлы, дәртле романтикасы булган; ул бит, үз сүзләре белән әйткәндә, «канга батса баткан, әмма буржуйның да башын вата алган», һәм бу «гаебе» өчен үз суды түгел, ә кан дошманы царизм суды хөкем иткән бит аны.

      Кешелек дөньясында, үзләрен күреп белгән һәм күрмәгән остазларым-йолдызларым бар. Шуларның берсе – элеккеге Россиядәге милләтләрне халыклар төрмәсеннән азат иткәне, җир йөзендә беренче тапкыр социалистик дәүләт төзегәне, соңгы васыятьләрен әйткән сәгатьләрендә башка халыклар белән беррәттән татар халкы исемен дә телгә алганы – һәрвакытта гомерем, иҗатым күкләрендә Казык йолдыз булып балкып тора. Тормышымның томанлы, болытлы көннәрендә дә иманым кебек булып йөрәктә яшәде ул. Остазларымның икенчесе Галимҗан абый булып төсмерләнә.

      Әни, миңа татар телендә исемнәре булган йолдызларның