төшкән көмеш –
Мәңгелегем дигән кешем
Син икәнсең бит, җаным.
Тормыш дустым булыр кешем,
Син миннән көләсең лә,
Мәхәббәтләр хәле һаман
«Уф алла…» тирәсендә.
Тимәсә дә тимәс икән
«Уф алла…» диюләрем.
Бер дә генә юкка микән
Уфага килүләрем?
«И туган ил! – дигән идек без…»
– И туган ил! – дигән идек без
Язмышларның кискен чорында, –
Без егылсак, балалар калкыр
Аталарның ауган юлында,
И туган ил, – дигән идек без.
Язмаларны утка яшереп,
Таланмасын, хурланмасын, дип,
«Безнең керсез хисләр, фикерләр
Яманлыкка юралмасын дип,
Давылларга кереп киттек без.
Сабыйлар бит
Карап тордылар
Төргәкләрнең көлгә калганын…
Яман булган өчен, янәсе,
Китапларның үкереп янганын
Балалар бит күреп тордылар.
Без кичергән шундый моң төннәр,
Йөрәктәге көлләр, төтеннәр
Сабыйларның канына күчкән
Аналарның күкрәк сөтеннән,
Аталарның көйгән хисеннән.
Безне көн-төн чыныктырса да
Башка яуган бәла-имгәкләр,
Аһ, сагышлы, сугышлы еллар
Сабыйларны ничек имгәткән!
Безне бары чыныктырса да.
Нигә соң без саграк булмадык, –
Балаларны телдән биздердек,
Хәрефләргә… телгә карата да,
«Яман икән…» дигән хис биреп…
Нигә соң без саграк булмадык?..
Алар хәзер рухи эмигрант
Безнең иҗат Сабан туенда:
«Яман!» белән синоним инде
«Туган…» сүзе алар уенда…
Алар инде гүя килмешәк.
Ямь табалар фәкать «тиен»нән,
Тәти җыйган сабыйлар кебек.
Иң кадерле идеаллары –
Иң хәерсез обывательлек.
Ямь табалар, бары «тиен»нән.
Чит аларга безнең язмалар:
«Вак телдә бит алар», янәсе…
Һәм, килолап сатсаң да, имеш,
Күпме генә аның бәясе.
Ят аларга безнең язмалар.
Чыпчык туган гүя бөркеттән…
Ышанырлык түгел моңа һич:
Безнең дәвам, безнең варислар, –
Коммерсант күк, коры реалист.
Чыпчык туган гүя бөркеттән…
БАРМЫЙ ЛА
Бармый ла минем шигырьләр,
Бармый ла сиңа табан,
Адрессыз хатлар кебек тик,
Өстәлдә ята һаман.
Ничә тел таныш үзеңә:
Рус, француз, хәтта латин…
Ә туган телең китабын
Белмисең укый ләкин.
Мин, Сәйдәш булсам әгәр дә,
Көй генә язар идем:
Син аны укымыйча да
Тыңлап та аңлар идең.
Ә шигырь?
Шигырь, акыллым,
Баралмыйм сиңа табан:
Ничә ел сиңа дигән сер
Өстәлдә ята һаман…
«Ни өчендер күзгә, йөзгә түгел…»
Ни