чыкканмын, ахры, кичегеп.
Үкенечле уйлар тулды җанга,
Бар тирә-як моңсу эңгердә…
Сандугачлар, мондый җырыгызны
Ишетмәгән идем мин бер дә.
Күпме еллар үткән, белмәгәнмен,
Ахрысы, мин гамьсез бер кеше…
Уйлап йөри идем, сандугачлар
Сайрыйлар дип ел да бертөсле.
Утыз тугызынчы кварталда
Уч төпкәе чаклы әрәмә
Пышылдады: «Сандугачлы еллар
Уза кайчак шулай әрәмгә…»
…Әрәмәгә бульдозерлар керде;
Ә табигать йоклый һаман да.
«Җуйма, диеп, сандугачларыңны!» –
Кычкырасым килде Казанга.
ЫШАНМАГЫЗ, АВЫЛДАШЛАР
Читтә тормыш яхшы, диләр,
Ышанмагыз, авылдашлар:
Кызыкмагыз, авылдашлар,
Киткәннәргә авылын ташлап.
Кайда да бер кояш, диләр,
Ышанмагыз, авылдашлар:
Безнең авыл өстендәге
Кояш якты бар кояштан.
«Туган авылыма кайтам да мин…»
Туган авылыма кайтам да мин
Тау буена киләм.
Балачакта биек иде таулар,
Хәзер инде иңгән.
Таулар хәлсезләнгән,
Таулар иңгән…
Аңлый алмыйм нидән?..
Һаман горур, һаман биек булып
Шаулый ялгыз имән…
Ботаклары аның элеккечә
Болытларга тигән.
МӨСӘВИР
Авылдашым Мөсәвир Гаттаров истәлегенә
Ни өчедер төнлә кинәт
Уянып,
Тын бүлмәдә яткан чакта
Уйланып,
Күз алдыма килеп бастың,
Мөсәвир.
Мине басуларга дәштең,
Мөсәвир.
Болыннарга дәштең мине,
Кул изәп.
Өзелә лә искә төшкәч,
Ах, үзәк.
Сагынуларымны минем сиңа
Кем сөйләр?..
Сине хәзер җир йөзендә
Юк диләр.
Ышанмыйм мин бу хәбәргә,
Ялгандыр.
Күк айгырың сусап кына
Калгандыр.
Су бирергә айгырыңа
(Мин беләм)
Кайтырсың син, җырлый-җырлый,
Таң белән.
Кайтырсың син, урамнарга
Ямь биреп.
Син гел юлда, арыйсыңдыр
Юл йөреп…
Бала гына дисәләр, син
Кимсенгән.
Унөч яшьтән егет булып
Җир сөргән.
Итагатьле, йомшак җанлы,
Эшчән ир.
Юлга чыксаң, чын юлдаш син,
Мөсәвир.
Һәрбер атның холкын яхшы
Беләсең.
Төшләремә гел ат белән
Керәсең…
Җир йөзендә син юк диләр –
Ышанмыйм.
Сине һаман юлда килеш
Күрәм мин…
«Әни кайгырганын күрсәм…»
Әни кайгырганын күрсәм,
Тормышымда калмый бер ямь:
«Ах, нишләрмен картаеп, дим,
Мин дә шулай боегып йөрсәм?..»
Әгәр дә ул елмайса бер,
Рәхәтләнеп китә күңел:
«Елмаер, дип, үз картлыгым», –
Сөенә-сөенә