ди мәкалә авторлары. Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен бастырганда марксистик күзлектән карау – нәрсә ул? Әдәбиятка эшчеләр, крестьяннар түгел, бары тик иҗат итәргә сәләтле булган талантлы кешеләр генә килергә тиеш бит!
«Әдәбиятка – эшчеләр!» лозунгы матбугат битләрендә үзен тиз таныта. Дәрдемәнд, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Кәрими, Г. Исхакыйлар тудырган нәфис әдәбият урынына тупаслык, гайбәт, сүгенү, аламалык, шапшаклык кереп тула. Шул шартларда татар язучылары арасында идән асты контрреволюцион «Җидегән» оешмасы турында хәбәр тарала, һәм шуннан соң әдәбият бетеп, аның урынын әләкләр, бер-береңне сатып үзең исән калу турында кайгыртулар, җыелышлар, чистартулар башлана. Авторлар өйрәнгән архив материаллары – шуларның ачык мисалы, дәлиле. «Утызынчы еллар татар әдәбияты тарихы бездә өр-яңадан эшләп чыгуны көтеп ята. Монда бернинди «культ»лар ясамыйча, бер талантка да табынмыйча, ничек булган, шуны күрсәтергә кирәк. Л. Гыйльми, М. Давыдов (Даутов), М. Крымов, Г. Теләш, М. Максуд, Ф. Мөбәр, Ф. Мөсәгыйть, Г. Толымбайский, Г. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, З. Гали, С. Борһан кебек каләм әһелләренең «пролетариат әдәбияты» өчен көрәштә кайсының ялгышып, кайсының аңлы рәвештә корбаннар соравын, кан коярга чакыруын бүгенге буынга җиткерергә кирәк», – ди авторлар.
Күргәнебезчә, М. Мәһдиев бу юнәлештә гаҗәеп зур эш башкара. Яшьтән үк вакытын, җегәрен әлеге хезмәтләрне өйрәнүгә багышлый һәм басма матбугатта аларның һәркайсын яктыртып бара. Милләтебез язмышына кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыга, шул рәвешле татар халкын дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Әдәбият галиме Т. Галиуллин да бу турыда: «Солтан Рахманколый, Таип Яхин, атаклы уку йортына нигез салган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилардай татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр эшчәнлеге турында архив, вакытлы матбугат чыганакларын фәнни әйләнешкә кертеп, катлаулы әдәби-фәлсәфи төшенчәләр турында мәсле, ачык, төгәл тел белән саллы фәнни хезмәтләрне Мәһдиевтән башка берәү дә бәян итә алмас иде шикелле. Дәүләтчелеген югалткан халык өчен мәгърифәтнең өмет уты, милләтне саклау чыганагы икәнлекне аңлап эш итә галим. Мәһдиевнең гыйльми тикшеренүләре ак тапларны бетерү, татар зыялыларының фаҗигасен ачу юлында бәяләп бетергесез терәк була алалар»5, – ди.
ФӘЛСӘФИ УЙЛАНУЛАР…
М. Мәһдиевнең күп кенә публицистик язмаларында күпкырлы тормыш, анда барган катлаулы вакыйгалар чагылдырыла. Тарихның бер өлеше – әдипнең дә үткән тормышы. Аның да үз чорына, аның кануннарына, сәяси мәсләгенә, аерым шәхесләренә үз мөнәсәбәте бар. Алар барысы да истә, хәтердә… Әдип шулар турында тирән уйлана.
Совет кешеләрен озак еллар: «Чын бәхет бары җәмгыять хакына үз тормышыңны корбан итеп, үзеңне тулысынча шул максатка буйсындырып яшәгәндә генә килә», – дип тәрбияләделәр. «Социалистик җәмгыять бары тик шундый кешеләрдән генә торырга тиеш», – дип әйтә килделәр. Социализм идеяләренең