чаткыларым чатнап сүнде,
Ник син мине үксез, ялгыз иттең?
Җансыз булу гына җитмәгәнме?
Хисләремне тегәр җепкә сүттең.
Хыялларда инде дәрья гизмәм,
Очар канатларым таптап үттең.
Мин яратмам башка беркемне дә,
Син башканың күңел кылын чирттең.
Җәйләремдә сөю гөлләремнең
Бөреләрен ачылмаслык иттең.
Нигә?..
Ярат, димим
Ярат, димим. Үзем янам, үзем көям,
Яшьлегемә кабат кайттым, өзелеп сөям.
Язмышлардан узмыш юкны белсәм дә, мин
Йөрәгемә күтәрә алмас сагыш өям.
Ярат, димим, өметемнең чиген уям…
Җәфаланам, кабат-кабат йозак куям.
Көзгә кергәч янып пешкән алма сыман,
Бәхет кәсәм, сиңа сөю суты җыям.
Ярат, димим. Булдыралсаң, әйдә, оныт!
«Хуш!» – дип әйт тә йөрәгеңнән алып ыргыт.
Нихәл итим?.. Бәргәләнәм, өзгәләнәм,
Бары син дип яши җаным, утлар йотып.
Адаштыкмы әллә без?!
Еллар үтә, исемең телдән төшә,
Назлы сүзләр кала томанда.
Сөю тулы кайнар сулышыңны
Хәтер генә саклый һаман да.
Әллә чынлап, әллә уйнап әйткән
Ул чагында сөю сүзләрең —
Минем өчен Чулпан йолдыз иде,
Керсез диңгез иде күзләрең.
Әллә язмыш, әллә без адаштык
Бу дөньяның сансыз юлында.
Бер күрергә зарыгып таҗын койган
Ике чәчәк булдык болында.
Син үзгәрдең, мин дә бүтән хәзер,
Үзгәрде шул инде заман да.
Хәтер генә сүнми, хисләр яна,
Йөрәк сыкрый әле һаман да.
Яратам, дип, гел кабатла
«Яраттым, яратачакмын!»
Дигән идең берзаман.
Шул сүзләр күңелдән чыкмый,
Колакта чыңлый һаман.
Яраттым, яратачакмын!
Җанга көч салган сүзләр.
Хис ялкынын чагылдыра,
Сүзсез дә сөйли күзләр.
Яраттым, яратачакмын!
Үрли йөрәк түренә.
Шуңамы һәрбер яңа көн
Кояшлырак күренә.
Яратам, дип, гел кабатла,
Үстер мине, үсендер.
Сөймәгәч тә, сөелмәгәч,
Бу гомерләр төссездер.
Син кирәк
Мәхәббәтем чәчәк атты,
Ташый хисләр җыр тулып.
Сиңа ашкына йөрәгем,
Гүя очар кош булып.
Күңелеңә җәннәт сыйган,
Күзләреңдә – чаткылар.
Шул күзләрең чаткылары
Җаныма ут яктылар.
Сине күргән көннән алып,
Бары язларда яшим.
Күз нурым син, бәгырькәем,
Ниләр дип назлап дәшим?
Ләйсән яңгырдай сибеләм,
Кыш диеп тормый йөрәк.
Бәхетле булырга җирдә
Яннарымда син кирәк.
Яратам
Үзем сөям, үзем көям,
Үзем утларда янам.
Өшим, пешәм, суга төшәм,
Мең кабат ямыйм ярам.
Кош булып күккә атылам,
Йолдызлар булып тамам.
Күзләр көтеп арыса да,
Онытырга юк