Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1


Скачать книгу

генә түгел, сарматлар белән кушылу да куәт өстенә куәт бирер. Ә син, Мәңгүк хан, атакаең киңәшен тот – тап бикә күңеленә ачкыч. Минем өмет синдә, хан. Йә Сафура бикә күңелен яулыйсың, йә без буш кул белән борылып кайтып китәбез. Бикәгә тәмле телең кызганма, хатын-кыз ирләрне колагы белән яратыр, диләр. Кирәк икән, сандугач булып сайра. Син аңа ап-ачык итеп әйт, аталарыбыз теләге турында ни уйлыйсыз, бикәм, диген. Без әле Иделне кичмәгән, кем йөзендә барабыз Сармат хан кызы Сафура кырына?

      – Мин хан йөзендә барам, атакай, унуклар ханы йөзендә. Мин аңа әле булса гашыйк, гәрчә булган хәлләргә күп еллар узса да, яшьлектәге түрдә, картлыктагы чөйдә, диләр. Ул бикә туган якларыма кайта-кайтуга ук инде йөрәк түрем биләде. Яшьлек хатам үз теләгем белән кылмадым, бикә мине аңлар, аңларга тиеш. Кинәт кенә туган туфрагымда балачактагы мәхәббәтем дөрләп кабынып китте, атакай. Ятсам ул, торсам ул күз алдымда.

      – Димәк, Иделне кичәбез. Кичәрбез дә ыстан туктарбыз. Яңа көн тугач кына, Тәңребездән игелекле көн теләп, ары таба китәрбез. Тик, Мәңгүк ханиям, үзем сине котыртам, үзем куркам. Без анда чакта көтмәгәндә Бәһрам бәк кайтып төшсә…

      – Төшсен, мин аңа хан йөзендә барам, илче генә түгел. Ахыр килеп, мин аңа хан йөзендә яучы булып барам. Минем төп максатым – улларымны, асыл егетләремне өйләндерү.

      – Сылу бикә, сылу бикә кызларын бирерме соң? Бик ихтимал, ул сине онытмагандыр. Бала хыялы – күктә, балигъ хыялы җирдә булыр, ди.

      – Сылу бикә минем белән килешер, атакай, теләгемә аркылы төшеп ятмас. Мин аның каршына үсмер чактагы насыйбы йөзендә генә түгел, онытылмас хатирәсе булып та барам. Туран дөньясында даннары еракларга таралган төрекләр ич без. Кирәк икән, мин аның алдына төшәрмен, атакай, әмма үз дигәнемә ирешермен.

      – Менә-менә, шундый ханны күрәсем килгән иде дә минем юлга чыкканда. Сылу бикә, үзе баладан мәхрүм булса да, сараен тутырып кызлар тота икән, диделәр. Угылларыңны да, егетләреңне дә мәхрүм итмәс, шулай дип юрыйк, Мәңгүк хан.

      – Бикәне баладан мәхрүм, дисең, атакай. Бу хакта мин болай уйлыйм, димәк, сылу бикә Бәһрам бәкнең мәхәббәтен йөрәк аша уздырмаган. Мәхәббәте йөрәк аша узганда гына, хатын-кыз ир-аттан бала табар, диләр. Димәк, сылу бикә мине көткән. Инәй аллабыз, тиңгә – тиң, ишкә иш килгәндә генә, мин аларга бала бүләк итәрмен, дигән ич.

      Көнбаш атакай кайнарланып сөйләгән ханны тыңлады, әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Ак төрекләр ханы Мәңгүк Сармат ханы кызы Сафура янына канатланып бара, димәк, ул аңа әле булса гашыйк. Хан тәмам үз төркеменнән адашып калган очар каз, кыйгаклап кычкыра башлады. Күк алласы Тәңре булса, Җир алласы – Мәхәббәт, дияр иде мөгаллиме Дәян.

      Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кара Иделгә җиттеләр. Багучылар алдан тапкан кичүдән сарматлар ягына чыктылар да Иделгә коеп яткан инеш тугайлыгына ыстан туктадылар. Атларын утларга җибәреп, кунарга булдылар. Курыкмадылар, шуңа карамастан, гәрчә сарматларга изге ният белән килсәләр дә, каравыл куйдылар. Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән берсе