төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри. Бу хәлгә курка калган меңбаш хан янына әйләнеп кайта һәм, тотлыга-курка, ханга булган хәл турында сөйли. Угыз хан әле йөзе агарынып калган көтүчесенә, әле куллары калтыранып торган меңбашына карый да сазлыкка үзе юнәлә, ханга халык иярә, могҗиза буласы ич. Йөзе күккә карап торган кылычка кем генә кагылмасын, күктән яшен чаткысы төшә һәм һәр кешене өнсез итә. Килеп җитә Угыз хан кылыч күккә карап торган төбәккә һәм таң кала. Кылыч чынлап та бар һәм ялт-йолт итеп тора. Ни батыр булса да, Угыз хан үзенә ияреп килгән халыкка күз ташлый, һәм шунда бер батыры әйтә:
– Мин алып чыгам кылычны, хан! – ди.
Хан аңа ияк кага. Имеш, риза. Батыр егет сазга керә, кылыч йөзенә килеп тотынуы була, яшен чаткысы аның кулын көйдереп ала. Халык шау-гөр килә башлый, хан кыен хәлгә кала. Хан ич ул, батырларның батыры, илбашы, халык ышанычы.
Шулчак янә бер батыры кылычны алып чыгарга теләген белдерә. Әмма Угыз хан кырт кисә:
– Үзем!
Хан сак кына Тәңре кылычына якыная, кылыч йөзенә кагыла, Күк дәшми, хан кылычка ике куллап тотына һәм тартып та чыгара. Кылычны кулына алуга, күктән бер тавыш килә:
– Бу сиңа дигән кылыч, Угыз хан. Бу кылыч сине җиңүләрдән җиңүләргә илтер, син аны нәселдән нәселгә тапшырып калдырырга тиеш булырсың. Тапшырмаган хәлдә, Тәңрең синнән ваз кичәр…
Бу тавыш халыкны тәмам куркуга сала, халык, ни кылырга белми, ханның аягына төшә. Чөнки Тәңре аңа үзе, үз кылычын тапшырды һәм бөтен төрки халкы алдында. Ошбу кылычка ия кеше генә ил-халыкка баш булып китә ала. Әнә шулай нәселдән нәселгә килә-килә, ниһаять, Тәңре кылычы Мәңгүк хан кулына күчте, Атилла оланның атасына.
Күктән ишетелгән тавышка өннәре китеп торган адәмнәрне куркытып, Тәңре кылычы төрки халыкларның рухи көченә әверелә. Угыз хан Тәңре кылычын һәрчак үзе белән йөртә, кай тарафларга гына яу чапмасын, дошманнарны җиңә. Әнә шулай Туран дөньясында Тәңре кылычы тәгаен сихер тубалына әверелә. Ә инде еллар үтеп, үлем түшәгенә калгач, Угыз хан Тәңре кылычын углына биреп калдыра, һәр олуг хан вафатыннан соң, унуклар, буласы ханны Тәңре кылычы белән ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр.
Әнә шул кылычка сихерләнеп һәм әсәрләнеп карап торды Атилла олан. Һәр яз килгән саен, шул кылычның иясе булу турында хыялланды. Тантанада булган хәлләрне күзәтеп торды-торды да Атилла олан, үзалдына сөйләнгәндәй: «Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы кан кардәшләремне мәңгегә азат итәрмен», – дип, балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде.
Ниһаять, ак төрекләр ыстаны туктаган төбәккә дә яз килде. Беренче үләннәр шытып чыгуга, Шимбай хан кабере янына кире әйләнеп килделәр һәм, кабер тирәли әйләнә-әйләнә, үлгәннәргә – оҗмах, исәннәргә игелек теләделәр. Шул йолаларны үтәгәч кенә, туган Җаек-Идел якларына таба җәйли башладылар. Ул арада Җир-ана җиде тапкыр туңып, җиде тапкыр хәтфәдәй яшел үлән белән капланырга өлгерде. Җай Җаек елгасын кичкәч, янә туктадылар һәм