Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6


Скачать книгу

ничек чагыштырмак кирәк! Шәһәрдәге асфальт исеннән генә дә борыныңны тотар дәрәҗәгә җитәсең, чак кына әчкелтем, чак кына төчерәк тә сыман туфрак исен сулаган саен сулыйсы килә – кошлар тавышы, шарлавыклар шавы, гөрләвекләр челтерәве! Юк, тиңләр җирләр таба алмый Гариф, адымын тизләтә төшеп, күкрәген тутырып-тутырып сулыш ала. Бу туган якларның һавасы да шифалыдыр, күрәсең, әгъза-буыннарга әллә ниткән дәрт иңгән сыман, атлаган саен атлыйсы килә.

      Моңа чаклы Гарифка туган авылына бер тапкыр да кайтырга туры килмәде. Нишләмәк кирәк, җае чыкмады. Әнисе кайткалады, ә ул туган авылының нинди икәнен дә белми яшәде. Кызы Әдилә дә кайтмады шикелле. Хәер, Әдиләгә ни, монда туганмы да монда үскәнме дигәндәй… Карамалы үзе шактый зур авыл икән. Кояш баешы ягында берничә яңа өй дә күренә. Шул ук тирәдә дәү-дәү биналар – мәктәп, клублардыр инде. Арырак, ындыр артында – җитештерү биналары, тегермән, үзәк урамның түбән очы су буендагы урманга барып төртелгән. Урман күрше авыл Наратбаш чигенә җиткән дә, кырт уелып, әрәмәгә әверелгән.

      Нәкъ менә шунда – Наратбаш авылы белән Карамалы чигендә – Чәчәганак чокыры һәм шул чокырга батып калган газик. Чокырны чыгу белән, тау башлана. Тау өстеннән чана җиккән бер атлы төшеп килә. Атлыны күргәч, Гариф туктады, чокырны ничек чыгар икән бу юлчы дип күзәтә башлады. Арбага иртә, чанага инде соң булган бу көндә нинди адәм тәвәккәлләп юлга чыккан икән болай? Чокырны ничек үтәр?

      Гариф, кызыксынып, атның чокырга төшүен күзәтте. Чанада ике кеше икән. Берсе хатын-кыз сыман. Карале син аны, аты шәп булдымы, чыктылар бит.

      Гариф кузгалмады, аттагыларны көтеп алды. Гариф янына җитәрәк, хатын-кызы чанадан төште һәм, кала төшеп, җәяүләп китте. Гариф борын тишекләре киңәйгән атны һәм бүрек колакларын бәйләмичә, куян колакларыдай күтәреп куйган ат тотучы агайны ияк кагып кына исәнләшеп үткәрде дә юлдан атлаучы хатынны көтә башлады. Хатынның башында ак калфак, өстендә ак якалы чия төсендәге пальто, аякларында резинитек.

      Хатын, килеп җитәр-җитмәс, күзләрен күтәреп, Гарифка карады. Аның күзләрен күрүгә, Гарифның йөрәге дерт итеп китте. Бик якын кешесенә охшатты ул аны.

      – Исәнмесез! Көттереп киләсез. Әдһәм абый кичтән үк көтә иде инде сезне.

      – Исәнмесез-саумысыз!

      Бу хатынның, танышыр-танышмас борын, үзе белән артык ачылып китеп сөйләшә башлавы бераз сәеррәк тоелса да, Гариф аның адымына тигезләшеп атлап китте.

      – Гафу итегез…

      – Сезне белүемә аптырый калдыгыз? Шулаймы, Гариф Әюпович?

      Гарифка: «Шулайрак шул», – дип, ияк кагудан башка әмәл калмады.

      – Карамалыга беренче тапкыр килеп төшкәч, мине дә шулай шаккатырганнар иде, исләрем китте, гайбәтләремә чаклы белеп торганнар, – диде хатын, атлаган җайдан Гариф ягына сирпелеп карый-карый.

      Сәер, күңел түрендә матур хисләр, язмы шулай тәэсир итә.

      Шул мәлдә Саниясе белән танышулары күз алдына килә Гарифның. Күз алдында тулганган рәшә сыман язгы тыгыз һавада гүя Саниясе пәйда була: көләч йөзле, бераз хәйләкәррәк кыланышлы,