Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6


Скачать книгу

утыз центнер ашлык җитештерергә кирәк. Без моңа әзерме? Туфракны эшкәртергә өйрәнеп киләбез, бөртеклеләрдән иң яхшы дигән сортларын сайлап алдык, тиздән һәр басуга картограмма әзер булыр… Булыр, ләкин идарә итү искечә калса, без бу уңышны үстерә алмабыз кебек миңа.

      «Нигә шулай акыл сатып утырырга ярата бу Бикмуллин? Әллә акыл өйрәтү, вәгазь уку һәм төрле куркытулар белән нинди булса да йогынты ясаргамы исәбе? Киңәшмәгә баргач, яманатым сатмасын дип, бераз дагалап җибәрергә уйлавымы?»

      – Урман полосаларын рәтләүдә эшне тиз тотуың ошады. Әрентабельлекне аңлатуың институттагыча килеп чыкты. Безгә, күрәсең, әле бу өлкәдә шактый чиләнергә туры килер. Белгәнеңчә, безнең кырларның кара туфрагы дөньяның бер илендә юк. Моннан нәтиҗә: нигә, мәсәлән, Америка фермерлары гектарына алтмыш центнер ашлык үстергәнне безгә дә үстермәскә? Җир ашлауны фәнгә нигезләп эшләсәк, туфракны җиренә җиткереп эшкәртсәк, аның агрофонын, структур төзелешен, тарихын өйрәнсәк, кырларның конфигурациясен исәпкә алып, морфологиясенә төшенсәк – бу уңышны үстерә алыр идек кебек миңа. Бу өлкәдә безгә ярдәм итүчеләр бар. Менә дигән лаборатория салынды. Анда күренекле галим, белгечләр эшли. Без бит әле, чынлап та, басуларны кай юнәлешкә уңайлы, шул якка сөреп каплатабыз. Авыш җирләрне, кырын төшләрне язгы сулар китмәслек итеп сөрергә кирәк безгә. Тик моның өчен ниндидер конкрет чаралар үткәрәсе булыр…

      Мидхәт председатель яныннан тәмам иләсләнеп чыкты. Ни тели ул аңардан? Карусыз буйсынуынмы? Юк инде, абзый кеше, нәрсә-нәрсә, анысы булмастыр. Һәр тармакны цехларга бүлә, имеш. Хыялый Хәйрүш син, бер дә бүтән түгел. Еллар буе сыналган, ныгыган, тотрыкланып беткән ысул, алымнар була, шуны җимермәкче, күрче син аны! Шаклар катырсың үзенә. Ниндидер цехлар белән саташа…

      Лабораториягә ул теләр-теләмәс кенә барды. НигәдерТамчы алдына килергә ятсынды ул. Әллә соң председатель кушты дип әйтергәме? Бик әйбәт сылтау! Башта ул Тамчының үзе белән сөйләшер, аннары галим янына кереп рөхсәт сорар. Талип Бикмуллин аңа, таш яуса да, иртәгә чәчүне төгәлләргә кушты. Кушуын кушмады, ләкин аның тел төбен Мидхәт бик яхшы аңлады. Мидхәт үз урынына Тамчыны калдырырга тиеш, аннары, райүзәккә бару белән, гранулаланган ашлама табарга һәм тиз арада «Берек» кә озатырга. Ашлама булмаган хәлдә, Бикмуллин борчакны болай гына чәчтерәчәк. Монысы көн кебек. Юк инде, ул дигәнчә булмастыр, Мидхәт райүзәккә бүген үк китәр һәм, аяк итен ашатып бетерсә бетерер, ашлама табар.

      Бәдретдинов лабораториягә кергәләсә дә, галим абыйсы белән иркенләп сөйләшә алганы юк иде әле. Басулардан башы кайтмый, туры килми дә килми шунда…

      Галләм картның өеннән күптән кунак йортына күчеп киткәнгәме, туры Тамчы янына барып керү шактый кыен хәл икән. Кунак йортына күчәргә дигәч, картлар Мидхәтне җибәрмәскә теләделәр. Мидхәтнең үзенең дә китәсе килмәгән иде, Бикмуллин эшне коры тотты:

      – Галләм абзый тирәсенә машина белән түгел, ат белән керерлек түгел. Ә син миңа минут саен кирәк. Бер синең өчен генә мин йомышчы тота алмыйм, –