Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
ул үзбәкләрдән өйрәнеп кайткан иде, басмачылар белән йөргәндә…
Их, заманнар диген син аны! Әле кайчан гына Карамалыда Совет оешып киләдер иде. Бүген әнә көч-гайрәт оруларыннан котың алыныр, билләһи. Кем белгән бит аның шулай буласын. Тәүге никахын бозып, Таҗылбанатка өйләнмәгән дә булыр иде. Ә бит хатыны Сабира актив булып йөрде, зур кеше буласы иде. Малае, Кәримулласы, кем булды диген – бухгалтер, түрәләр рәтендәге кеше. Ничек уралып китте диген Таҗылбанат белән?..
Сабый чакта Гайзулла Таҗылбанатларның ишегалдына да керергә курка иде. Бер тапкыр кызга ияреп кергәч, яшь абыстай кычыткан белән пешекләп чыгарган иде аны. Таҗылбанатны Гайзулла оҗмахтагы хур кызы итеп күрде. Матурлыгы күз камашырлык иде. Бай кызы урамга чыкканда, бөтен авыл халкы капка-читән аша сокланып, көнләшеп калыр иде. Киенә дә белә иде үзе: өстендә атлас күлмәк, зифа сынына сыланып торган камзул, муенында гәрәбә, кулларында зөбәрҗәт кашлы беләзек, бармакларында берсеннән-берсе матур кашлы энҗе-алтын йөзек…
Ә Гайзулла?
Атасы бик үк ярлылар рәтенә кермәсә дә, артык җитешле дә яшәмәде: яз җитүгә, әҗәткә керә иде, хуҗалыгы бер аттан узмады. Хәер, яшьләр арасында Гайзулланың абруе бар иде барын. Сабантуйлары җитсә, авыл саен көрәшкә йөри, Карамалы егетләренең төшенә дә кермәгән бүләкләр алып кайта торган иде. Әюпкә бирешсә дә, якын-тирә авылларда икенче урынны Гайзулла тота килде. Гәүдәгә ул юкарак, тимерче Әюп кебек төптән юан-таза түгел, ләкин көрәшә башласа, билен һичкемгә бирмәс иде. Буй-сын матур булгач, кигән киеме дә килешеп торыр иде. Авыл кызлары арасыннан аңа кияүгә чыгарга теләүчеләрне санасаң, бер олау булыр иде.
Гайзулла ярым йомык күзләре белән җиргә текәлгән дә уйга чумган. Кеше каргышыннан качсаң да, үз вөҗданыңнан качып булмый шул. Булган-күргән хәлләрне аңа кемгәдер сөйләп бирергә кирәк булачак, шулай итмәгәндә, үлеме дә үлем булмаячак. Тик кемгә? Аннары нигә? Илле ел белмәгәннәр икән, нигә хәзер белергә тиешләр соң әле? Әюпкә дә, Сабирасына да бер ул гына кул салмады ич! Ләкин аның кулыннан да бик күп кеше үтте шул. Бик күп. Әйтерсең язмыш аңа үзе корбан артыннан корбан китереп торды: теләсә-теләмәсә дә, Гайзулла кеше җанына кул салды. Нишләмәк кирәк, заманы шул иде: йә алар безне, йә без аларны. Әмма күпме кан койса да Гайзулла, барыбер алар өстен чыктылар. Ә бит Гайзулла башта бик дөрес башлаган иде. Авылның иң бай кешесе булган Рәхимулла бай кызына өйләнде. Әлбәттә, революция давылы авыл өстеннән җилләнеп узмаса, күрәсе түгел иде Гайзулла Рәхим бай кызын. Заманында ниндәен егетләр генә Таҗылбанатка башкода җибәрмәделәр. Бай якын да килмәде. Зурдан иде, күрәсең, өмете байның. Ә нигә? Кулында малы бар, үз авылы гына түгел, күрше-тирә авыллар да баш иеп, бил бөгеп киләләр. Нужа китерә иде. Әйе, нужа. Шул нужа Гайзулланың да якасыннан умырып тоткан иде. Әнә шуңа ул, бер балалы хатынын – Сабирасын ташлап, бай кызы Таҗылбанатка өйләнде, әйләндереп әйтсәк, йортка керде. Бай һавалы кеше иде, чынлап та бай иде. Май заводы салдырды, Ык суын будырып, немец осталарыннан ике катлы крупчатка