Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Әллә кемнең каргышы төште шунда. Дөньялар тузгымаса, шушы йолкыш Гайзуллага насыйп буласы идеме ул!
Әрнешә күңеле Таҗылбанатның, гомер үтә, ә абыйсы алып кайткан алтынның кайда икәнен белми. Гайзулласы гел тапмас җирләргә яшерде, күрәсең. Гомер үтеп бара, әйтсә ни була инде?..
Алтын турында уйлана башладымы, Таҗылбанатның җаны көя. Ләкин һични кыла алмый. Элек, Кәнзеле исәя төшкәч әйтер әле дип, үз-үзен юаткан иде, хәзер малайлары да өйләнергә йөри, ә карты алтын-хәзинә турында Таҗылбанатка ник бер сүз әйтсен. Таҗылбанатның моңа тәкате корый башлады, сабыр итәр әмәлләре калмады. Гыйшык-мәхәббәт утында янып-көйгәндә, бу турыда ул Шакирҗанга да чишелеп караган иде, имеш, аның бик күп алтыны бар, әйдә китик Урта Азия якларына, безне язмыш үзе кавыштырды. Бу хәбәрне ишетү белән, Шакирҗанның коты алынды. Бай кәнтәе белән башым югалтам икән дип, җай юктан җай табып, район үзәгенә китеп барды. Шакирҗан киткәч, Таҗылбанат та йөгерек уйларыннан акрынлап сүрелде. Шакирҗан кочагында шамбы балыгыдай бөтерелә торган сылу гәүдә-сыны да уклау йоткандай катты.
Үткән гомер үтә – Таҗылбанат та, Гайзулла да картайдылар. Картлык аларга да килде. Сугыш елларыннан соң Таҗылбанат авырып алды, ябыкты, чибәр йөзенә зәгъфран сарысы иңде, күзләрендә яшәү дәрте сүнде. Алай да өметен өзеп бетермәде, бераз гына хәле арулануга, Коръән чыгарга кереште, намазлык өстеннән төшмәс булды. Чыбык очы агай-энеләренә, күрше-күләннәргә сораган вакытта Коръән чыккалады. Өйрәнә тора, акмаса да тамуын сизеп алды. Шунда ул кисәк тормыштан ямь тапкандай булды. Бер табын кешене авызыңа каратып утыру – кызыкмаслык нәрсә түгел икән. Яши торгач, үз-үзенә бер ачыш ясады: карты Гайзулла Коръәнне ике-өч тапкыр укыган иде, яттан өйрәнә башлады. Тәмам йокыдан калды карты. Гайзулласының бу сәләтен белми иде әле Таҗылбанат. Укыган бер китабын сүзгә-сүз сөйли ала, бик тиз ятлый, онытмый. Таҗылбанатның башына бер уй килде. Карамалының болай да законсыз мулласы картаеп килә, рәтләп Коръән дә чыга алмый, тыны буыла, Гайзулланы мулла итәргә. Шул көннән ул Гайзулланы муллалыкка әзерләргә кереште. Тәмәке оны суыруын ташлаттырды, Коръәнне кат-кат, кайта-кайта укытты, яттан сөйләтте, телен, тавышын чарлады. Гайзулла аңа ипле шәкертләрдәй буйсынды, сүзен түгел, хәрефен дә төшермичә, аятен-аятькә укып бирде. Тәмам күңеле ышангач кына берәүләргә илтеп, Коръән чыгарттырды, ягъни Коръәнне кемгәдер багышлап, яттан укыттырды. Гайзулланың бу сәләтен белмәгән авыл картлары шаккаттылар. Ә инде карт мулла авырып урынга калгач, Гайзулланың мулла буласына берәү дә шик тотмады. Таҗылбанатның ел буена тырышуы бушка китмәде, Гайзулласы хәзер түрендә утыра, ул гынамы, бөтен бер мәҗлес халкын авызына каратып тора… Таҗылбанат Талипны кулыннан ычкындыру мәлен күз алдына китерде. Череп беткән бай булмаса да әтисенең туганнан туганы Кәраметдинне юлбасар караклар үтергәч, бер елдан хатыны да гүр иясе булгач, ике яшьлек Талипны Таҗылбанат үзенә алды. Мәктәпкә йөреп, сабак ала башлагач, читтән килгән үтә кызыл укытучы Талипның дәресләрдә бисмилла