Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6


Скачать книгу

пиджак, башында саргая башлаган, читләре сәлперәйгән капрон эшләпә. Башында, ичмасам, бер бөртек тә чәче юк. Иртәнге кояш нурында ул пеләш башын кыздырып утыра. Кәнзел карт янына килде. Чоңгылланып бөтерелгән су күбеге эчендә кайнашкан калкавычка карап тора башлады. Карт та калкавычтан күзен алмый. Шампан шешәсе бөкесеннән ясалган калкавыч кайчак чоңгыл уртасына килеп эләгә дә бер урында бөтерелергә тотына. Нәкъ шунда балык каба, калкавыч суга кереп чума. Картның шулчак кармак сабын җиңелчә генә тартып куюы да бик җитә, күрәсең, айкалып-бөтерелеп торган, шуңамы аксылланып калган судан балыкның яшькелт башы күренә, аннары көмеш кебек тәңкәләре ялтырый… Балыкчы кило чамасы кушбашны кармактан ычкындыра һәм ни өчендер, ырым кылып, авызына төкерә дә брезент капчыкка сала. Янә ашыкмый гына, кармагына суалчан кидерә дә ипләп кенә җепне күбекләнеп торган суга ташлый. Шуннан соң гына янәшәсендә басып торган Кәнзелгә дәшә.

      – Әйдә, Кәнзел, берәрне көйрәтеп җибәр.

      Кәнзел картның үзенә исеме белән дәшүенә шаккатмый, чөнки аны белмәгән балыкчы юк, балыкчы сузган затлы сигарет кабын ала да берсен авызына каба, икенчесен колак артына кыстыра.

      – Ал, тагын ал! Оялма. Син миңа, сөйләшмәсәң дә, үз кеше булып беттең инде. Яңа гына берәү үзең турында сайрап китте.

      Кәнзел гүя картны ишетмәде, каптан тагын өч-дүрт сигарет алды да түш кесәсенә салып куйды.

      – Кичә хатының аерып җибәргәнсең икән. Хакмы шул?

      – Бусысын аермадым, бусы үзе китте. Бер сорнай белән сөйрәлде, сөйрәлде дә шуңа ябышып китеп барды, кәнтәй.

      – Шәп түгел, – диде карт.

      – Анысын хак әйтәсең, картлач, хәлләр хөртирәк…

      – Ничек соң, авыл Советы председателе бик бәйләнмәдеме?

      – Дәшми әле, теге вакытта талкып алган иде бераз. Имеш, нигә язылышмыйча өйләнәсең дә нигә закон кушканча эшләмисең. Ник язылышмаганны белмәгәнгә сабыша. Ашыкма, дигән булам тегеңә, сынап карарга исәп минем башта, бәлкем, әйтәм, торып китә алмабыз, татулык килмәсә? Дәшми. Ә мин бөтенләй язылышмыйм алар белән, никах укытасың да – вәссәлам!

      – Ай-һай. Китә-нитә калса, судлашып торасы юк, дисең инде?

      – Шулай дисәм, ни әйтерсең?

      – Ни дим? Шәп түгел диясе кала.

      – Нигә?

      – Мин авыл Советы председателе булсам, сине моның өчен әллә кайчан судка биргән булыр идем. Икенче хатыныңны аергач та.

      – Син түгел шул анда, Фәхри Бәдриев утыра. Ә ул үзе дә салып биргәнне читкә куймый.

      Балыкчы карт Кәнзелгә өнәми генә карап алды. Кәнзел аңарда ниндидер усал, хәтта танышрак усаллык чалымнары күреп шүрли калды, бу чит-ят кешегә артыграк әйтеп ташлавына үкенеп куйды. Ләкин абайлады: ни эшли алсын бу карт аңа.

      – Син минем кем икәнемне белмисең булса кирәк әле, егет?

      – Кем?.. Пенсионердыр.

      – Анысы хак, пенсионер. Ләкин ниндие?

      – Һа-һа-һа! Их, картлач-картлач. – Кәнзел аның җилкәсенә кулын салды. – Мин сине, син мине белмисең, дигәндәй. Тәмам изге адәмнәр кебек кыланасың. Бәлкем, син үзең дә