тә өлгергәннәр. Талип яткан урынында ярсу аттай башын чайкап куйды.
Кояш чыкты, тәрәзәнең югары өлгесеннән нур бөркеп керде һәм Кафиянең маңгаена кунды. Кафия, чебен кугандай, кулы белән маңгаена кагылып алды.
Талип, хатынын уятмаска тырышып, ипләп кенә торды да аяк очларына баса-баса чыгып китте, салкын су белән юынып керде. Алгы өйдә Миңлекамал карчык чәй эчеп утыра иде, Талипның юынып керүен күргәч, ул аңа да бер чокыр китереп куйды. Талип түр стенадагы барометрга чирткәләп карады, әмма прибор аны куандырмады, ук «коры як» ка таба калтырап китте. Айлык прогнозда явым-төшем күрсәтмәгәннәр, бу атна-ун көн эчендә яумаса, игеннәр күзгә күренеп көя башлаячак; иген белән бергә Талипның да җаны көяр, чөнки быелгы уңыш аның өчен аерата кыйммәт иде. Авыл хуҗалыгының экономикасын билгеләүче чара – иген игү бит. Терлекчелек исә – бер продукцияне икенче төргә әверелдерүче чара гына. Икмәк булдымы, терлеге дә көр була, саны да арта – бөтен нәрсә була.
Уйлана-уйлана, чәй эчте. Янә агрономны исенә төшерде. Әлегә егет басыла төште, ару гына эшләп ята, ләкин Талип барыбер аңардан канәгать түгел әле. Өлгерә алмый дияр идең, элек тә шул бер агрономда иде инде кыр эшләре. Нишләргә? Әллә ярдәмче бирергәме үзенә?.. Юк, ярдәмче биреп кенә котылып булмастыр бу болгавырлыктан. Җиде җитәкче иген игү өчен җавап бирә кебек, сорый башласаң, җидесенең берсеннән рәтле җавап юк. Ары болай эшләп булмый. Ниһаять, безгә дә ике-өч ел буена әзерләнеп, тикшереп, экономик яктан яхшы дип табылган цехлар системасына күчәргә вакыттыр. Талип аңлый: аның бу тәкъдимен барысы да хупламаслар, ләкин бит аның кулында ул ысулны исбат итә алырлык хуҗалык бар. Сына, кат-кат тикшер, аннары инде күтәреп чык. Әйтергә генә ансат. Райидарә моңа барырмы, Хөснетдинов хуплармы? Ә бит болай начар уйланмады. Миңнисаның да ярдәме тиде, исәп-хисапларны шундый иттереп төзеп бирде – Талип аның колхоз экономикасын белүенә шаккатты. Әйе, Миңниса аны ярты сүздән үк аңлады…
Ә колхоз белән идарә итүнең яңа ысулы моннан гыйбарәт иде: һәр тармакны аерым исәп-хисапка куярга. Ягъни, иң әүвәл промышленностьтагы кебек, һәр тармакны цехларга бүләргә. Әйтик, игенчелек цехы, ә аның белән идарә итүне агрономга йөкләргә, терлекчелек цехы – цех начальнигы зоотехник, бөтен җаваплылык аңарда, ярдәмче кирәк икән, махсус белемле кеше куярга. Төзелештә – инженер-техник, мастерскойда— инженер-механик баш, яшелчәлек үзенә. Һәм аларның барысы да председательгә буйсыналар. Һәр тармакта – ныклы хуҗалык исәбе. Шунда гына, тик шунда гына күренәчәк кайсы тармакның ничек, ни бәрабәренә эшләве. Орлыклар начар – моңа агроном гаепле. Машина-трактор паркы җайда түгел – баш инженер җаваплы. Җирне начар эшкәртәләр – агроном, механизаторлар…
Һәр эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш, һәркем үз участогында җаваплылык тойсын. Әйе, рентабельлек тик шунда гына килер безгә. Кыскасы, һәр кеше эшенең нәтиҗәсен һәм җитештергән продукциясенең үзкыйммәтен белеп торсын. Ул гына да аз, башкаларның да ничек эшләүләрен белсен. Моның өчен планлаштыру һәм исәп-хисап цехы булдырырга.